Брахма Кумарис
From Wikipedia, the free encyclopedia
Брахма Кумарис („Брахма кызлары“) Брахма Кумарис Дөнья Университетының кыскача атамасы, Һиндстаннан йөзләрчә мең әгъзасы булган дини-рухи оешма. Раджа-Йога өйрәтелә, Кеше һәм Илаһ арасында мәхәббәт тулы элемтә. „BK“ оешма тарафдары өчен һәм оешма өчен кыскартылма булып тора. 1937 елда Лехрадж Крипалани (соңыннан ул Брахма Баба исемен алган) тарафыннан нигезләнгән булган. Дөнья буйлап берникадәр дәрәҗәдә бәйсез үзәкләр бар, алар күбесенчә хатын-кызлар тарафыннан идарә ителә. Юнәлешнең штаб-фатиры булып Маунт Абуда (Раджастхан, Һиндстан) Ашрам комплексы тора. Бөтен дөньяда экспансия 1970 елдан бирле башланган булган.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/b3/Lekhraj_Kripalani.jpg/220px-Lekhraj_Kripalani.jpg)