Боралак
From Wikipedia, the free encyclopedia
Боралак (беренче атамасы геликоптер, фр. hélicoptère — ἕλικος «эспирәл, винт» һәм πτερόν «канат» сүзләреннән ясалган, шулай ук рус алынмасы «вертолет») — күтәрү көче һәм тартуы бер яки берничә йөртүче һава винтлары ярдәмендә барлыкка килә торган очу аппараты. Йөртүче винтларының саны (бер, ике, күп винтлы) һәм аларның үз-ара урынлашуы (бер күчәргә утыртылган, буй, аркылы), двигательләренең саны (бер, ике, күп двигательле), йөртүче винтлары күчергеченең тибы (механик, реактив), тәгаенләнеше (күп максатлы, коткару, транспорт өчен һ. б.), йөк күтәрүчәнлеге (җиңел, уртача, авыр һ. б.) буенча аерылалар. Аппарат вертикаль юнәлештә күтәрелә һәм утыра ала, һавада бирелгән биеклектә “эленеп” тора, теләсә нинди күчәр буйлап күчә һәм аның тирәсендә әйләнә ала. Хәрби һәм граждан авиациясендә киң файдаланыла.