Алынма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Алынма — халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүзләр.
Алынма сүзләр барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән алынма сүз телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, мәсәлән, капуста (рус.) — кәбестә; бревно (рус.) — бүрәнә.
Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, китап (гар.) сүзенең татар теленә бер тыш астында берләштерелгән сәхифәләр мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән алынма сүз мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә.