From Wikipedia, the free encyclopedia
Боерган — Татарстан Республикасының Тукай районындагы Боерган авыл җирлегенә керүче авыл. Түбән Кама сусаклагычы ярына якын урнашкан.
Почта индексы — 423889.
1714 елдан Минзәлә өязе документларында телгә алына. Вахит Имамов авылга 1540 елда нигез салынган, дип исәпли. 1835 елда мәчет төзелгән.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгән[2].
1931 елда авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Үрнәк» күмәк хуҗалыгы урнаша. 1950 елдан җирләр «Кама» күмәк хуҗалыгында.
Авыл атамасы кеше исеме Боерганнан алынган дигән версия бар. Галим М. Әхмәтҗанов «Историческое наследие Татарского народа» китабында Сафа Гәрәй ханнан соң 1546—1551 елларда Казан ханлыгы белән Боерган идарә иткән, дип яза. 1551 елның октябрендә Шаһгали боерыгы белән җәзаланган. Авыл картлары «Аллаһ боерган» сүзеннән килеп чыккан дип хәтерли.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]
1795 | 1816 | 1859 | 1870 | 1884 | 1896 | 1906 | 1913 | 1920 | 1926 | 1938 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2000 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
64 | 141 | 351 | 320 | 433 | 399 | 573 | 580 | 597 | 342 | 391 | 289 | 350 | 529 | 506 | 461 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.