![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/64/Red_Ribbon.svg/langtt-640px-Red_Ribbon.svg.png&w=640&q=50)
БИДС
кеше авыруы / From Wikipedia, the free encyclopedia
БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (рус. синдром приобретенного иммунного дефицита), ингл. AIDS (ингл. acquired immunodeficiency syndrom) — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый. “Иммун дефициты” - ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.
БИДС | |
![]() | |
![]() | |
Башлану вакыты | 1959 |
---|---|
Үлүчеләр саны | 40 400 000[1] |
Ачыш датасы | 1981 |
Ачыш ясалган урын | Америка Кушма Штатлары |
Зыян китерә | H. sapiens[d] |
Саклык белгечлеге | инфектология[d] |
Симптомнар | бизгәк[d][2], лимфаденопатия[2], эч китү[2], летаргия[d][2], похудение[d][2], тимгел[3], оппортунистическое заболевание[d], Капоши саркомасы, Лимфома (күздә), периферическая невропатия[d], night sweats[d][3], миалгия[d][3], больное горло[d][3], артык талчыгу[d][3], enlargement of lymph nodes[d][3], язва полости рта[d][3] һәм озноб[d][3] |
Диагностика юллары | канның биохимик анализы, Иммунофермент анализы, блоттинг[d] һәм экспресс-тест на антиген[d] |
Дәвалау юллары | Высокоактивная антиретровирусная терапия[d] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | Делавирдин[d][4], саквинавир[d][4], IDV[d][4], Абакавир[d][4], эфавиренз[d][4][5], зидовудин[d][4], лопинавир[d][4], ритонавир[d][4][5], didanosine[d][4], Ламивудин[d][4][5], Тенофовир[d][4], Ставудин[d][4][5], нельфинавир[d][4], ампренавир[d][4], Невирапин[d][4][5], zalcitabine[d][4], Энфувиртид[d][4], дарунавир[d][5], tenofovir disoproxil[d][5], ралтегравир[d][5], Ламивудин/Зидовудин[d][5], фосампреновир[d] һәм Маравирок[d] |
Анатомик урнашуы | T-лимфоцит[d] |
Генетик бәйләнеш | PARD3B[6], DGKI[7], RXRG[8] һәм TGFBRAP1[9] |
Бремя болезни | 91 907 445 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[10] |
Очраклары саны | 39 000 000[1] |
Обрабатывается, смягчается или управляется | Высокоактивная антиретровирусная терапия[d][11] |
ICPC 2 идентификаторы | B90 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C2851[12] һәм C2851[13] |
![]() |
Кайберәүләр СПИДны алла каргышы, башкалары — үлем гарасаты яки XX гасыр чумасы дип атый. СПИД XX гасырның иң серле авыруы, шуның өстенә — иң «яше» дә! 1981 елда Америка Кушма Штатларында яшь гомосексуалистлар арасында иммунитет көчсезләнү фонында билгесез инфекциядән үлем- китем очраклары булу күзәтелгән. Аны гомосексуалистлар авыруы дип исәпләгәннәр. Тик озакламый бу инфекциядән башка кешеләрнең дә авырып китүе ачыкланган. 1983 елда СПИД белән авыручыларда моңа кадәр таныш булмаган вирус тапканнар.
Гадәттә авыру озак дәвам итә. Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) кешене тиз генә үтерергә ашыкмый. Вирус организмга кергәч, аяныч үлемгә кадәр бер ел, ике ел, дистә еллар узып китәргә мөмкин. Вирус өч төрле юл белән йога. 75 % очракта җенси якынлык вакытында, күп партнерлар белән тәртипсез сексуаль бәйләнеш вакытында инфекция йоктыру шансы иң зурысы. 15 % очракта инфекция кан аркылы йога—кан салу, уколлар ясау һ.б. нәтиҗәсендә. Ләкин инфекцияне барысыннан да күбрәк наркоманнар берничә кешегә бер шприц белән наркотик кертү нәтиҗәсендә йоктыралар.
Бу — иң куркыныч юл, чөнки хәлсезләнгән организмга вирус тизрәк тәэсир итә. Вирус йоккач, мондый авыру 2-3 елдан үлеп китәргә дә мөмкин.
ВИЧ-инфекция йоктыруның өченче төрендә (10 % очракта) вирусны зарарланган ана булачак баласына бирә.
Кан анализы 3-4 атнадан (кайвакыт бераз соңрак) организмда вирус барлыгын белергә ярдәм итә. ВИЧ белән зарарланган кеше бик озак вакыт үзен яхшы хис итә, зарарланганын белми йөри. СПИД үзен кеше башка инфекция белән зарарланганнан соң, шеш авырулары булганда, сиздерә башлый. Бу авырулар бергә һәм аерым-аерым организмны моңарчы күрелмәгән куәт белән җәфалый башлый һәм кара эшләрен әкренләп ахырга җиткерәләр.
Куркынычмы? Бик... Инде 30 ел вакыт узуга карамастан, белгечләр бу авыруга каршы нәтиҗәле дару ясый алмыйлар әле. Галимнәр мәсьәләне чишү өчен ничә еллар инде көч куя, тик уңышка гына ирешә алмыйлар. Ә авырулар үлә тора. Шулай да медицина бу авыруларга ярдәм итә, аларның тормышын озайта ала. Бу авыруларга киләчәктә дару табылыр дип өметләнеп яшәргә генә кала.
Хәзергә авырудан башка ысуллар белән сакланырга кирәк. Иң мөһиме — организмга вирус керергә мөмкинлек бирмәскә. Төп куркыныч җенси элемтәләр булганлыктан, очраклы сексуаль контактларны булдырмаска, барлык саклану юлларын кулланырга кирәк. Сәламәтлек һәм киләчәк менә шундый вак-төяккә бәйле. Бу авыруның җавапсыз сораулары бик күп әле. аларга җавап табу өчен бик күп эш башкару сорала.