Астана Арена
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Астана Арена» — 30 000 тамашачыны сыйдыра торган Казакъстан башкаласы, Нур-Солтанда, урнашкан стадион.
Астана Арена | |
каз. Астана Арена | |
Спорт төре | футбол |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Астана |
Урын | Астана |
Хуҗасы | Астана |
Архитектор | Populous |
Рәсми ачылу датасы | 2009 |
Инженер-строитель | Buro Happold[d] |
Торучы | Астана[d], Казакстан милли аяк тубы җыелмасы һәм Байтерек[d] |
Сыйдырышлык | 30 000 |
Рәсми веб-сайт | astanaarena.kz |
![]() |
Стадион башта, рәсми ачылыш көнендәге кебек үк, танылган көрәшче Хаҗимукан Мөнәйтпасулы(рус.)татар. хөрмәтенә Хаҗимукан стадионы дип атала[2]. Соңрак стадион үзенең хәзерге Астана Арена исемен ала.
Стадион, беренче чиратта, футболга юнәлдерелгән, әмма башка спорт чаралары, шул исәптән спорт төрләре — көрәш, дзюдо һәм бокс өчен дә җайлаштырылырга мөмкин. 30 000 урынга исәпләнгән Арена ике дәрәҗәле структуралы зур амфитеатр буларак уйланылган: уен кыры әйләнгән 15 000 урынлы түбән терраса, көнбатыш һәм көнчыгыш якларда 15 000 урынлы югары позиция. Һәр яктан кырны күзәтеп була[3].
Стадионның хәрәкәттәге түбәсе тулысынча ачыла һәм ябыла 20 минут эчендә. Стадионның ясалма кыры һәм дөнья дәрәҗәсендәге матчларны һәм концертларны үткәрүгә яраклаштырылган барлык бүлмәләр инфраструктурасы бар.