такымлы спорт төре From Wikipedia, the free encyclopedia
Футбо́л (ингл. football, «футбол») — такымлы спорт төре. Футбол уеның максаты – көндәш такымның капкасына тупны көндәшләрдән күбрәк ату (гол ату).
Футбол | |
---|---|
Халыкара федерация | ФИФА |
Беренче тапкыр искә алына | 1872 ел |
Сыйфатламасы | |
Командадагы уенчылар саны | 11 |
Категория | команда уены |
кирәк-ярак | футбол тубы |
Уйналу вакыты | төп вакыт - 90 мин |
Максаты | Каршы як такымның капкасына үз капкасына караганда күбрәк туп кертү |
Олимпия уеннарында | 1908 |
Футболга охшаган уеннар төрле халыкларда элек-электән булган. Хәтта Борынгы Мисыр һәм Борынгы Кытайда да хәзерге футболга охшаган уеннар булган.
Футболның туган җире дип Англия санала. Анда 1863 елда Футбол ассоциациясе төзелгән иде.
1908 елдан бирле футбол Олимпия уеннары программасына кертелә.
Футбол уйный торган мәйдан футбол кыры дип атала. Аның озынлыгы 90-120 метр, киңлеге 45-90 метр.
Футбол уенында ике такым катнаша. Бер такым 11 уйнаучыдан тора, шуларның берсе капкачы. Капкачылар гына кул белән дә уйный алалар.
Ике такымның да максатлары бер: көндәш такымның капкасына күбрәк туп кертү һәм үз капкаңны туп кертүдән саклау. Күбрәк туп керткән такым җиңүче була.
Уен башланыр алдыннан капка сайлау һәм уен башлау хокукын алу өчен жирәбә уздырыла.
Уенның дәвамы 90 минут (матч). Матч 45 минуттан торган ике таймнан тора. Таймнар арасында 15 минутлык тәнәфес бар. Тәнәфестән соң такымнар капкалары белән алышыналар.
Хәзерге вакытта футбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе буларак санала. Җиңел атлетикадан соң киң таралу буенча ул икенче урында тора дигән фикерләр дә бар.
Футбол уенын дөньякүләм үстерү, төрле футбол оешмаларын берләштерү, зур футбол ярышлары уздыру белән Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе шөгыльләнә. Аның карамагында 208 милли ассоциация тора.
Тулы ингл. association football исеме башка аяк уеннарынан аеру өчен уйлап чыгарырган. 1880-елларда ингл. soccer «соккер» аталышы туып чыккан. Ул Англиядән башка бөтен инглиз телле дәүләтләрдә таралган.
Башка телләрдә:
«Football» сүзен ФИФА һәм Бөтендөнья Олимпия Комитеты кулланалар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.