From Wikipedia, the free encyclopedia
Анта́рес (бор. грек. Άντάρης — «Арес (Марс) каршында»; Гакрәп α, Гакрәп альфасы, α Sco) — Гакрәп йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,09m тәшкил итә һәм ул Җирдән якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Россиянең көньяк өлкәрендә яхшырак күренә. Иң яхшы күренүчәнлек вакыты — 31 май тирәсендә.
Антарес Әлдәбәран, Спика һәм Регул йолдызлары белән беррәттән эклиптика янындагы дүрт якты йолдызыннан берсе. Эклиптикадан якынча 5° ераклыкта булса, ул вакыт-вакыт Ай һәм сирәк кенә планеталар тарафыннан каплана. Кояш Антарес янында 5° аз гына кимрәк төньяктарак ел саен 2 декабрьдә үтә. Кызгылт-сары Әлдәбәран Зодиакның каршы яктагы ноктасында урнаша. Шуңа күрә аларны бер үк вакытта бергә күзәтелә алмыйлар.
Антарес — M спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз. Йолдызның радиусы Кояшныкыннан якынча 800 тапкыр зуррак, әмма масса тик 15–18 тапкыр зуррак. Бу аның түбән тызыглыгы күрсәтеп тора.
Антареста 2,9 почмакча секунд ераклыкта күк кайнар иптәш-йолдыз (Антарес B) бар. Аны 5 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз булуына карамастан Антарес А яктырышы аркасында күрергә булмый. Аны тик берничә секунд дәвамында төп йолдыз Ай тарафыннан каплану вакытында күрергә була. Антарес В йолдызыны 1819 елның 13 апрелендә мондый бер каплану вакытында Вена астрономы Иоганн Тобиас Бюрг ачты. Иярченнең әйләнә вакыты 878 ел тәшкил итә.
Йолдызның гарәп исеме бар — Кальбелгакрәб (гарәп. قلب العقرب қәлб әл-ғәқрәб — «чаянның йөрәге»[1], ингл. Calbalakrab). Бу исем латин теленә Cor Scorpii буларак тәрҗемә ителә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.