From Wikipedia, the free encyclopedia
Анна Семён кызы Голубкина (рус. Анна Семёновна Голубкина) (16 [28] гыйнвар 1864, Зарайск - 7 сентябрь 1927, Зарайск) - рус сынчы.
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе РСФСР[d] СССР |
Туу датасы | 16 (28) гыйнвар 1864[2] |
Туу урыны | Зарайск, Рязань губернасы, Россия империясе[2] |
Үлем датасы | 7 сентябрь 1927[3][4][5][…] (63 яшь) |
Үлем урыны | Зарайск, Рязань губернасы, РСФСР, СССР[2] |
Җирләнгән урыны | Зарайск |
Һөнәр төре | сынчы |
Эш урыны | Пречистенские рабочие курсы[d] һәм ВХУТЕМАС[d] |
Әлма-матер | Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d], Югары сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Академия Коларосси[d] |
Укытучылары | Сергей Михайлович Волнухин[d], Иванов, Сергей Иванович[d], Беклемишев, Владимир Александрович[d] һәм Коларосси, Филиппо[d] |
Активлык чорнының башы | 1895[3] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1927[3] |
Катнашучы | Беренче Рәсәй инкыйлабы |
Сәнгать юнәлеше | İmpressionizm |
Әсәрләр җыентыгы | Третьяков галереясе |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Анна Голубкина Викиҗыентыкта |
Анна Семёновна Рязань губернасының Зарайск шәһәрендә (хәзерге Мәскәү өлкәсе) мещан bске йолалык гаиләсендә туган. Егерме биш яшендә Мәскәүгә укырга китә, архитектор А.О. Гунстның нәфис сәнгать классына укырга керә (1889-1890 еллар). С.И. Ивановның Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура училищесында берничә ел укый. 1894 елда Санкт-Петербургта Император Сәнгать академиясе каршындагы училищеда укый.
1895 елдан башлап, Анна Голубкина, укуын дәвам итү сыйфатында, озаклап Парижда яши. 1897 елдан француз сынчы Огюст Роден консультацияләреннән файдалана.[6] Язгы Париж салонында 1899 елда Париж академиясенең бронза медаленә "Картлык" (рус. Старость) скульптурасы өчен лаек булды.
1899 елда Мәскәүгә кайта. Анна Голубкина студент елларыннан социал-демократик түгәрәкләрдә катнашты. Беренче Рус революциясенең елларында марксист әдәбиятын саклау һәм тарату өчен кулга алына.[6] Ул төрмәгә ябылу елына хөкем ителгән, ләкин сәламәтлеге торышы буенча чыгарылган һәм Полициянең күзәтүенә куелган.[7] 1910 елдан башлап үзенең Зур Лёвшинск каләмендә яши һәм эшли (хәзер бу адрес буенча - А.С. Голубкина Музей-остаханәсе, Дәүләт Третьяков галереясе бүлеге). Мәскәү коммерция училищесында (1904-1906 еллар), Пречистенский эшчеләр курсларында (1913-1916 еллар) һәм ВХУТЕМАСта (1918-1922 еллар) укыткан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.