From Wikipedia, the free encyclopedia
Беренче Россия инкыйлабы яки 1905 елгы Россия инкыйлабы — 1905 елның гыйнварыннан бирле 1907 елның июненә кадәр Россия империясендә узган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар.
Беренче Россия инкыйлабы | |
Дәүләт | Россия империясе |
---|---|
Урын | Россия |
Киләсе | Россия инкыйлабы |
Вакыт мизгеле | 22 гыйнвар 1905 |
Башлану вакыты | 22 гыйнвар 1905 |
Тәмамла(н)у вакыты | 16 июнь 1907 |
Катнашучы(лар) | Россия империясе, Пүлшә социалистик фиркасе[d], Бунд[d] һәм Социал-демократия королевства Польши и Литвы[d] |
Беренче Россия инкыйлабы Викиҗыентыкта |
"Канлы якшәмбе": 1905 елның 9 гыйнварында рухани Георгий Гапон җитәкләгән эшчеләр тыныч демонстрациясен Санкт-Петербургда император гаскәрләре тарафыннан ату — массакүләм ризасызлык һәм сәяси шигарьләр астындагы чуалышларның сәбәбе була.
Шул чорда стачка-чуалышлар хәрәкәте киң колач ала, ризасызлыклар, баш күтәрүләр әрмедә һәм флотта урын ала, монархиягә каршы массакүләм чыгышлар уза.
Инкыйлаб нәтиҗәсендә 1905 елның 17 октябрендәге Манифест (бирелгән конституция) кабул ителә.
Әлеге манифест шәхес иминлеге нигезендәге ватандашлар азатлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар, берлекләр иреген бирә.
Дәүләт Шурасыннан һәм Дәүләт думасыннан торган Парламент оеша.
1907 елның 3 июнендә инкыйлабтан соң реакция башлана — "3 июньдәге түнтәрелеш" уза: Дәүләт думасына сайлау кагыйдәләре монархия көчләре файдасына үзгәртелә, төбәкләрдә бирелгән ирекләр үтәлми, аграр мәсьәләсе чишелми.
Шулай итеп, Беренче Россия инкыйлабына китерелгән проблемалар, каршылыклар хәл ителмәгән һәм 1917 елгы инкыйлабына китерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.