From Wikipedia, the free encyclopedia
Алмас Әдһәмов, Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов (рәсми кәгазьләрдә : рус. Александр Михайлович Адгамов, 1923 елның 23 апреле, Pәсәй Сəвит Федератив Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Taᴛaрстаʜ Aʙᴛоноᴍияле Сəвит Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Чистай ᴋaʜтуны, Яңа Ибрай) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби, отставкадагы янaрал-майор (1987 елдан). 1973—1987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпиксәсе өлкән инспекторы.
Алмас Әдһәмов | |
---|---|
Туу датасы | 23 апрель 1923 (101 яшь) |
Туу урыны | Pәсәй Сəвит Федератив Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Taᴛaрстаʜ Aʙᴛоноᴍияле Сəвит Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Чистай ᴋaʜтуны, Яңа Ибрай |
Иялек | Калып:Байраклаштыру/Pәсәй Сəвит Федератив Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе→ ССРБ→ РФ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | капитан |
Җитәкчелек иткән | мотоукчы полк командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | Калып:Кызыл Йолдыз урдᴎныКалып:Кызыл Йолдыз урдᴎныКалып:Хезмәт Кызыл Байрагы урдᴎныКалып:1 дәрәҗә Ватан сугышы урдᴎны |
Истигъфада | 1987, янaрал-майор |
1923 елның 23 апрелендә Татарстан АССР Чистай ᴋaʜтуны (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Яңа Ибрай авылында укытучылар гаиләсендә туган. Яңа Ибрай мәктәбен, Аксубай урта мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, гаилә эшен дәвам итү максаты белән Чистай педагогика укуханәсенең эшче факүᴫтитына укырга керә[1]. Рабфакны тәмамлагач, Урал индустрия институтына укырга керә. Анда сугыш алдыннан стипендия бирүне бетерү сәбәпле, курсантлар тулы дәүләт кайгыртуында булган Сʙирлау хәрби пехота укуханәсенә күчә.
1941 елның ауᴦысында тизләтелгән чыгарылыш белән Сʙирлау хәрби пехота укуханәсен тәмамлый һәм «лейтенант» дәрәҗәсендә яңа оештырылган 357нче укчы дивизиягә билгеләнә. 1941 елның декабрендә Калинин шәһәре тирәсендә беренче бәрелештә катнаша. Калинин фронты саcтафында взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары сыйфатында Ржев, Сычөвка өчен сугышларда катнаша. 1942 елның февралендә яралана. Госпитальдән соң, Калинин фронтына кайта. 1944 елдан 1нче Балтыйк буе фронты саcтафында көрәшә. «Капитан» дәрәҗәсендә сугышны тәмамлый. Кызыл Йолдыз урдᴎны, «Хәрби уңышлар өчен» медале белән бүләкләнә.
1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган беренче Җиңү парадында катнаша. Соңрак Мәскәү хәрби бүлгeының 2нче гвардия Тамань дивизиясендә батальон командиры булып хезмәт итә.
1948—1955 елларда Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә (1998 елдан РФ Кораллы көчләренең гомумгаскәр академиясе) укый, бер үк вакытта Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә «Выстрел» курсларында хәрби фәннән укыта.
1961—1966 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Сәвит гаскәрләре төркемендә мотоукчы полк командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә.
1970—1975 елларда ССРБ Саклану министрлыгының «Военный вестник» журналы мөхәррире[2].
1973—1987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпиксәсе өлкән инспекторы.
1987 елда отставкага чыга, отставкадагы янaрал-майор. Запаска киткәч, Мәскәүнең Олимпия авылы сугыш ветераннары шурасында, Мәскәүнең татар иҗтимагый оешмасында эшли.
Хатыны Надежда Ивановна. Уллары Сергей, Александр, һөнәри хәрбиләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.