Акыл
From Wikipedia, the free encyclopedia
Акыл - әйберләр һәм процессларның мәгънәсенә аңлы килеш мантыйкны кулланып төшенү сәләте. Фактларны табу һәм тикшерү, төрле практикаларны, оешмаларны һәм ышануларны билгеле мәгълүматларга нигезләнеп үзгәртү яки алга сөрү өчен кулланыла.[1] Фәлсәфә, фән, тел, математика һәм сәнгать кебек кешеләр эшчәнлекләре белән бәйле, һәм гадәттә кешеләр табигатен билгеләүче үзенчәлек буларак кабул ителә.[2] Акыл төшенчәсен интуициягә нигезләнгән эш итүдән аеру өчен кайвакыт рационализм буларак атыйлар.[3]
Акыл | |
Моңа өлешчә туры килә | рассуждение[d] |
---|---|
Моның каршысы | абсурд[d] |
Акыл Викиҗыентыкта |
Акыл яки "акылны куллану"ны фикерләү, өйрәнү һәм интеллект белән бәйлиләр.
Акыл аңлы килеш үз ышануларны, карашларны, гадәтләрне һәм оешмаларны үзгәртү, нәтиҗәдә иреклелек һәм үз билгеләнү сәләте белән нык бәйле.[4]
Коръәннең күп урыннарында мөселманнар һәм гомумән бар кешеләр үз акылларын кулланырга өндәләнә.[5][6][7]