From Wikipedia, the free encyclopedia
Авыру, чир, хаста, сырхау (лат. morbus) — көндәлек тереклек эшмәкәрлегенең, организм функцияләренең, эшкә сәләтлелекнең, эчке һәм тышкы тәэсирләргә, үзгәрүләргә карата көйләнеш механизмының, җайлашуның ниндидер сәбәпләр белән бозылуы, гомер өчен куркыныч хәлләр ул. Организм эчке мохитнең даимилеген (гомеостаз) көйли, саклый алмый башлый. Шуның симптомнары авыру була.
Авыру | |
Кайда өйрәнелә | патология һәм сәламәтлек һәм авыру социологиясе[d] |
---|---|
Обрабатывается, смягчается или управляется | предотвращение болезни[d][1], early detection of disease[d][2], терапия[d][3] һәм disease management[d][4] |
EntitySchema для класса | Lua хатасы: unknown error. |
ICD-9-CM | 799.9[5] |
ICPC 2 идентификаторы | A99 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C2991[6] |
Более узкий внешний класс | id.nlm.nih.gov/mesh/vocab#SCR_Disease |
Моңа өлешчә туры килә | сәламәтлек статусы[d] |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] һәм исемлекне карагыз[d] |
Моның каршысы | сәламәтлек |
Авыру Викиҗыентыкта |
Чир сүзен болезнь атамасына карата кулланырга кирәк, авыру - больной атамасына карата
Медицина тарихында авыру турында карашлар кат-кат үзгәреп тора.. Гиппократ чирне организмда дүрт сыекчаның: канның, лайланың , сары һәм кара үтнең (веноз канның) дөрес кушылмавыннан килеп чыга дип санаган. Демокрит үзенең атом тәгълимәтеннән чыгып чирне атомнарның килбәте һәм урнашу үзгәрүдән килеп чыга дип фаразлаган.
Борынгы һәм яңа эра чикләрендә, урта гасырларда чир (авыру) җанның, яки махсус бер яшәү көченең ("архей") организмдагы тайпылышлар белән көрәше ул дигән тәгълимәт өстенлек ала.
Шулай ук, урта гасырларда медицинаның (медицина гыйлеме) үсешенә көнчыгыш фәлсәфәче, галиме, күренекле табиб Әбүгалисина зур йогынты ясый. Аныңча чирләр күзгә күренмәс җан ияләре тарафыннан барлыкка килә.
17-19 гасырларда авыруларның сәбәбен ачыклау белеменә күп кенә галимнәр үз өлешен иңдерә. Дж. Б.Морган буенча чир — әгъзаларның төзелеше бозылуы дигән фикер белдерә. М. Ф. К. Биша күп кенә чирләрнең патологоанатомик сурәтләүләрен эшли. Рудольф Вирхов целлюляр патология теориясе тәгълимәте белән тарихка иңеп кала.
К. Бернар чир—организм белән тирәлек арасында тигезләнешнең бозылуы дип белдерә.
С. П. Боткин, В. В. Пашутин, И. П. Павлов, А. А. Остроумов авыру хәлен кешенең яшәү мохитендәге һәм нерв системасындагы тайпылышлар дигән идеяны алга сөрә.
Авырулар турында күп хезмәтләр булуга карамастан, әле дә бу өлкәдә тәгаен уртак фикергә килү әлегә юк. Күпләр авыру һәм сәламәт кеше арасында аерма булуын инкарь итә (мәсәлән, А. А. Богомолец).
П. Д. Горизонтов авыру организм белән тирәлек арасында мөнәсәбәтләр бозылу сөземтәсендә туган катлаулы тайпылышлар тезмәсе булып тора, авыру организм үзен функцияләренең бозылуы белән дип белдерә дип саный.
Давыдовский көндәлек физиология белән тайпылышлар (патология) арасында кискен аермалар юк дип белдерә. Аныңча, чир — организмда җайлашу процессларының берсе генә.
Шуңа аваздаш фикер Г. Селье хезмәтләрендә бар. Аның аңлатмасы буенча, ул авыру — организм өчен үтә хәвефле кузгаткыч турында авыртуны, көчәнеш ("стресс") аша белдерә торган саклагыч синдром булып тора.
Ә иң мөһиме, авыру кешенең үз чиренә булган мөнәсәбәте. Кемдер өчен суык алдыру да үтергеч булып күренә. Икенче берәү үзендә яман чирләрне дә җиңеп чыгарга көч таба. Шуңа да, авыруның хәле чирнең үзенә түгел, ә аерым кешенең күңел торышына, психик көйләнешенә дә бәйле.[7].
Аларны шундый төркемнәргә бүлеп йөртәләр:
Бу сәбәпләр кайсы булса да, көндәлек чикләрдән кискен үтеп киткәндә, организм өчен гадәти булмаганда, авыру хәл тудырырга сәләтле. Авыруны тудыручы кузгаткычның чиктән үтүе микъдарга бәйле булырга мөмкин (көчәнеш, стресс).
Ә сыйфат ягыннан булганда, кузгаткычка каршы организмда саклагыч механизм булмаган очрак турында сүз бара.
Вакытлыча тәэсир иткәндә гадәти булып та, озак вакыт эчендә яки югары ритмда авыру тудыручы сәбәпләр дә була. Социаль яки милли тигезсезлек тә чирләрнең генә түгел, ә барча халыкларның юкка чыгуына сәбәп булырга мөмкин (мәсәлән, австралиялеләр, бушменнар, индеецлар һ.б. (карагыз. Социаль гигиена).
Чирләрнең шундый билгеләрен санап китеп була:
Чирнең шушындый дәверләрен бүлеп йөртәләр:
Озаклыгы, билгеләренең үсеше һәм юкка чыгу тизлеге буенча чирләрне кискен һәм дәвамлы(хроник) төрләргә бүлеп йөртәләр.
Төп билгеләренә ниндидер өстәмә сәбәпләр кушылуын, чирнең өзлегүе дип атыйлар. Ул чирнең үскән чагына туры килүе дә, төп билгеләре үтеп киткәч тә башланырга мөмкин. Нәтиҗәсендә авыру бик авыр үтә, хәтта үлем белән тәмамлануы да була. Авыру тулы арулану белән тәмамлана яки ниндидер эзләр дә (шулай ук , үлем) калдыра ала . Үлем кинәт яки дәвамлы вакыт аша килергә мөмкин. Аерым очракларда авыру хроник хәлгә күчә.
Чирнең барышы буенча :
Патологик үзгәрешләрнең бару чиге буенча:
Чирне тудыручы сәбәп буенча :
Дәвалау юлы буенча
Шулай ук, гомуми кабул ителгән классификация буенча :
Терапия сферасына сулыш системасы чирләре (пульмонология), йөрәк-кан тамырлары системасы(кардиология), кешенең аш сеңдерү системасы (гастроэнтерология), бүлеп чыгару системасы (нефрология), тоташтыргыч тукыма (ревматология) һәм башкалар керә. Хирургик булмаган эчке чирләрне дәвалаучы терапевтлар дип атала (интернист).
Патоген микроб инфекцион авыру тудырсын өчен, ул вирулент (агулы; лат. virus — агу) булырга тиеш. Ягъни, организмның каршылыгын җиңеп агулау сәләтенә ия була.
Патоген микроблар тереклек эшмәкәрлегендә бүлеп чыгарган матдәләре белән агуларга мөмкиннәр - экзотоксин (столбняк, дифтерия). Икенчеләре— үзләренең тәне таркалганда барлыкка килгән агу (эндотоксин) белән зарар китерәләр (ваба, корсак тифы).
Инфекцион чирләрнең бер үзенчәлеге булып инкубацион дәвер тора. Бу инфекция иңгәннән алып үзен белдерә башлаган аралык. Озаклыгы зарарлану юлына һәм микробның табигатенә бәйле. Берничә сәгатьтән күп елларга (сирәк очракта гына) кадәр сузылырга мөмкин. Микроорганизмнарның организмга керү юллары була. Мәсәлән, ваба вибрионы авыз аша гына үтә ала.
Дәвалау, сәламәтләндерү —чирнең сәбәпләрен, симптомнарын алып ташларга, тереклек процессларын көндәлек хәленә кайтаруга, саулыклы тергезүгә юнәлтелгән барлык чаралар ул.
Планетада барлык чирлеләр хәленә игътибарны юнәлтү өчен кабул ителгән халыкара көн.
Ел саен шушы көндә махсус чаралар үткәрелә. 11 февраль[11], "халыкара чирлеләр көне" 1993 елдан гына үткәрелә башлаган . Рим папасы Иоанн Павел Икенченең 1992 елның 13 маеннан тәкъдиме буенча кабул ителә. Христианнарга -католикларга ясаган өндәмәсендә: "... барлык медицина хезмәткәрләренә, дин тотучыларга, җәмәгатьчелеккә авыруларның, кеше көчсезләрнең хәленә керергә , ярдәм оештырырга, аларга тәрбияне яхшыртырга кирәк икәнлеген җиткерергә чакыра "[12]. Иоанның үзенә дә 1991 елда табиблар Паркинсон чире диагнозын куялар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.