Әстерхан ханлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әстерхан ханлыгы яки Хаҗитархан ханлыгы (حاجی ترخان خانلغی) — XV гасырда Алтын Урда таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләт.
Кыска фактлар 1459 ел — 1556 ел ...
Әстерхан ханлыгы حاجی ترخان خانلغی Хаҗитархан ханлыгы | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Әстерхан | |||
Тел(ләр) | татар, нугай | |||
- | Шәех Хәйдар | |||
- | Ямгырчы | |||
- 1537—39, 1554 — 56 | Дәрвиш Гали хан | |||
Ябу
Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән яңа татар дәүләте хакимнәренең нәселен башлап җибәрә. Ханлыкны 1556 елда рус дәүләте яулап ала.
Татар ханлыклары арасында Әстерхан ханлыгы иң кечкенәсе булган. Ул Иделне түбән агымнда урнашкан һәм төньяктан Терек елгасы, көнчыгыштан Каспий диңгезе, көнбатыштан Кырым ханлыгы, төньяктан Нугай Урдасы белән чиктәш булган. Ханлыкның тышкы сәясәте башта Олы Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган.