From Wikipedia, the free encyclopedia
Әрләннә́р (лат. Cricetinae) — кимерүчеләр отрядыннан әрләнсыманнарның хайваннар ассемьялыгы. 390 төре билгеле, Австралиядән тыш, барлык кыйтгаларда да яшиләр.
Әрләннәр | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Cricetinae G.Fisch.Waldh., 1817[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | асгаилә[d][1][2][3] |
Югарырак таксон | Тычканлылар[1] һәм Әрләнсыманнар[2] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Татарстан территориясендә 3 төре — гади әрлән (Cricetus cricetus) республиканың барлык территориясенә таралган; соры әрлән (Cricetulus migratorius) Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә; Эверсман әрләне (Allocricetulus eversmanni) Кама аръягының көнчыгыш районнарында очрый. Коры үзәнлек болыннарда, урман буйлары, юл кырыйлары, бакчалар һәм яшелчә кишәрлекләрендә яшиләр.
Гәүдәсе 22 см га, койрыгы 10 см га кадәр озынлыктагы, 650 г га кадәр авырлыктагы вак кимерүчеләр. Таза гәүдәле, юан муенлы, очлы башлы. Мехы тыгыз, шома, аз гына ялтырый. Аксыл соры яки көрән сорыдан алып куе коңгырт төсләрдә булырга мөмкин. Соры әрләннәрнең гәүдәсе 13 см дан артмый һәм сырты куе соры, корсагы аксыл яки соргылт була. Эверсман әрләне гади әрләннән өстенең җирән коңгырт, корсагының ак төстә булуы һәм күкрәгендә кара таплар булуы белән аерыла. Җир өсте хайваннары. Ялгыз яшиләр, шактый катлаулы өн казыйлар. Әрләннәр өннәрен чыгу урынындагы туфрак өеменнән белү җиңел, анда гадәттә кибәк һәм чүп-чарлар сибелгән була. Эңгер-меңгер вакытта һәм төнлә активлар. Кышын йокыга талалар. Март ахырында — апрельдә уяналар. Ана әрләннәр елына 2 оя — 3–18 әр бала тудыра. Үләнчел үсемлекләр һәм аларның орлыклары белән туклана. Кышка запас әзерли. Кыр һәм бакча культураларына зарар китерәләр. Елак карчыгалар, ябалаклар, козгыннар һ.б. кошлар, шулай ук көзән һәм ас — әлеге кимерүчеләрнең куркыныч дошманнары.
Эверсыман әрләне һәм соры әрлән Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.