![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/5d/Aluminium-4.jpg/640px-Aluminium-4.jpg&w=640&q=50)
Алюминий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Алюми́ний (тат. әлүмин[1]) — Менделеев периодик системасының атом саны 13 булган элемент. Al символы билән билгеләнә (лат. Aluminium). Җиңел металлар төркеменә керә. Дөнья буенча иң таралган металл һәм өченче элемент.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 13 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | Йомшак, җиңелчә, аксыл-көмешсу металл![]() | |||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 26,981539 а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | 143 пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | 577,5 һәм 1816,7 кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | [Ne] 3s2 3p1 | |||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | 121±4 пм | |||
Ион радиусы | 51 (+3e) пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | 1,61 (Полинг шкаласы) | |||
Электрод потенциалы | -1,66 в | |||
Оксидлашу дәрәҗәсе | 3 | |||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 2,6989 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | 0,900 Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | 237 Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | 933,5 K | |||
Эрү җылылыгы | 10,75 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 2740 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | 284,1 кДж/моль | |||
Моляр күләм | 10,0 см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | кубічна гранецентрована | |||
Рәшәткә параметрлары | 4,050 Å | |||
Дебай температурасы | n/a K |
Al | 13 |
26,981 | |
[Ne] 3s2 3p1 | |
Алюминий |
Алюминий – җиңел көмешсыман ак төстәге металл, ул җылылык һәм электр тогын яхшы үткәрә. Алюминий химик актив металл. Алюминий җиңел оксидлаша һәм оксид элпәсе белән каплана һәм ул аны алга таба оксидлашудан саклый. Алюминий порошогын яки фольгасын югары температурага кадәр җылытсак, металл көчле ялкын белән янып, оксид хасил итә.
Алюминий эрү ноктасы бик югары - 660°С җиткәч эри башлый. Ул сыгылмалы: чыбык итеп сузыла, табаклы һәм фольга итеп җәелә. Тыгызлыгы 2,72/ см3. Электр үткәрүчәнлеге буенча ул Ag, Au, Cu металларыннан гына калыша.