From Wikipedia, the free encyclopedia
Әл-Әгъраф (гар.سورة الأعراف - сүрәтүл-әгъраф)- Коръәннең җиденче сүрәсе. Мәккәдә иңә, 163-170 аятьләрдән гайре. Аятьләре саны - 206.
Арабский Коран (14мб).pdf [https://freequranmp3.com/ghamdi/007-al-araf .mp3 Сүрә (аудио)] Әл-Әгъраф | |
Исеменең тәрҗемәсе |
Пәрдәләр |
---|---|
Статистика | |
Сүрә саны |
7 |
Аятьләренең саны |
206 |
Сүзләре саны |
3344 |
Хәрефләре саны |
14071 |
Алдагы сүрә | |
Киләсе сүрә | |
Тәрҗемә |
Сүрәнең башы - әүвәлге Әл-Әнгам (Терлек) сүрәсе ахырының дәвамы булып тора. Бу сүрәдә беренче кешеләр - Адәм галәйһиссәләм белән Һәваны яралту, аларның җәннәттән куылуы, шулай ук азык, киемдә артыклыкка омтылучы кешеләрнең дәвам иткән коткысы тасвирлана. Бу сүрәдә, Коръәннең башка сүрәләрендәге кебек үк, күкләр һәм җир, аларның идеаль урнашуы турында сөйләнелә.
Әл-Әгъраф сүрәсендә Нух галәйһиссәләм, Һуд галәйһиссәләмһәм аның кабиләсе Гъад , Салих галәйһиссәләм һәм аның бай, көчле кабиләсе Сәмуд, Лут галәйһиссәләм һәм аның халкы, алар кылган гөнаһлар турында сөйләнелә. Әлеге сүрәдә шулай ук Шүгъәйб галәйһиссәләм һәм аның халкы - Мәдьян белән булган вакыйгалар тасвирлана, шулай ук эченә үгет-нәсыйхәт алган башка хәлләр дә китерелә.
Аннары соң Аллаһ Муса галәйһиссәләм һәм Фиргәвен турында сөйли. Сүрә ахырында алдында туры юл ачылган, ләкин, шайтан тарафыннан коткыга салыну сәбәпле, бу юлны инкяр иткән кеше турында хәбәр сөйләнелә. Аннары соң Аллаһка ничек килергә кирәклеге тасвирлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.