Бәкара сүрәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сыер сүрәсе (әл-Бәкара) (гарәп. سورة البقرة суратүл-бәкара) — Коръәннең икенче сүрәсе.
Кыска фактлар Исеменең тәрҗемәсе, Статистика ...
Арабский Коран (14мб).pdf [https://freequranmp3.com/ghamdi/002-al-baqarah .mp3 Сүрә (аудио)] әл-Бәкара | |
Исеменең тәрҗемәсе |
Сыер |
---|---|
Статистика | |
Сүрә саны |
2 |
Аятьләренең саны |
286 |
Җуз |
1—2 |
Сүзләре саны |
6144 |
Хәрефләре саны |
25613 |
Алдагы сүрә | |
Киләсе сүрә | |
Тәрҗемә |
Ябу
Сүрәнең иңү чоры: мәдинә. Аятьләре саны: 286. Хәрефләре саны: 25613.
«Әл-Бәкара» — Коръәннең иң зур сүрәсе. Ул - Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) Мәдинәгә һиҗрәтеннән соң, беренче булып иңгән сүрә. Бу сүрә әл-Фатиха сүрәсенең ахырындагы фикерне тәфсилләп дәвам итүдән башлана. Ул Коръәннең тәкъвалыларга (Аллаһтан куркучыларга) кулланма булуын ассызыклый. Анда иманлылар һәм үзләренә Аллаһның ачуын алган кәферләр, монафикълар (икейөзлеләр) турында әйтелә.
Сүрә үз исемен 63-66 аятьләрдә тасвирланган вакыйгага бәйле рәвештә ала. Ул аятьләрдә Аллаһы Тәгалә яһүдиләргә сыерны корбан чалырга куша.