Һәмзә (гарәп. همزة) - гарәп әлифбасы хәрефе. [ʔ] авазын чагылдыра.
Татарчада
Татар телендә мөстәкыйль сүз төркемнәрендәге “һәмзә” тартыгы гарәп алынмаларында очрый: тәэсир, мәсьәлә, Коръән һ.б. “Һәмзә” тартыгы язуда э, ь, ъ хәрефләре белән белдерелә ала. Латин татар әлифбасында аны «’» белдерә.
Бу тартыкны язуда бердәй дөресъязу кагыйдәсе эшләнмәгән, шул сәбәпле аны бозып әйтү һәм хаталы язу артканнан-арта бара.
Иҗек азагындагы [’] авазы э хәрефе белән языла: маэмай, тәэмин, мөэмин.
Ябык иҗектән соң иҗек башында килгән килгән [’] авазы, алдагы иҗекнең сузыгы нечкә булганда, ь белән белдерелә: мәсьәлә, җөрьәт.
Ябык иҗектән соң иҗек башында килгән [’] тартыгы, алдагы иҗекнең сузыгы калын булганда, ъ белән беледерелә: Акъәби.
Ике сузык арасында килгән [’] авазы хәреф белән белдерелми: рәис – [рә’ис], Рәисә (Рәйсә түгел!) – [рә’сә], Наил – [на’ил], мөәззин – [мө’әззин], Гаишә (Гайшә түгел!) – [гъә’ишә], гаилә (гайлә түгел!) – [га’илә].
Ачык иҗектән соң [э] яки [ы] сузыклары алдындагы иҗек башында килгән [’] авазы э хәрефе белән белдерелә: Ризаэддин, кариэ. Бу очракта э хәрефе һәмзә авазын да, аның артыннан килгән [э] сузыгын да белдерә.
Чыганаклар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.