Яңароссия
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яңароссия яки Новороссия (Яңароссия крае, Яңа Россия, Новороссия крае) - Яңароссия губернасы һәм Яңароссия генерал-губерналыгының рәсми исеменең мәгънәдәш сүзе. XVIII гасырдагы Россия-Төркия сугышлары нәтиҗәсендә кушылган Кара диңгез буйларының тарихи җирләре: Херсон, Екатеринослав, Таврия, Бессарабия, Ставрополь губерналары, шулай ук Кубань өлкәсе һәм Дон Гаскәре Өлкәсе кергән.
Кырым ханлыгы һәм Госманлы Империясенә каршы сугышлар нәтиҗәсендә Яңароссия (Новороссия) дигән җирләр Россия Империясе эченә кергәннәр. Россиягә кушылганга кадәр биредә Кырым ханлыгы, көнбатышта - Молдавия, төньяк өлешендә - Запорожье казаклары җирләре (Речь Посполитаяда махсус статуска ия булган) урнашканнар.
1764 елда яңасерб хәрби корпусы урнаштыру урынында Яңароссия (Новороссия) губернасы оешкан, аның эченә Славян-серб һәм Украин чик сызыклары кергән. 1765 елдан Кирмәнчек (Кременчуг) шәһәре (Полтава өлкәсе) - губернаның башкаласы булган.
XVIII гасырдан бирле кенәз Григорий Потёмкин җитәкчелегендә Яңароссия җирләрен үзләштерү процессы актив башланган. Потёмкин идарә иткән чорда Яңароссиягә Запорожье (Днепропетровск өлкәсе) кушылган.
1776 елда Екатерина II әмере буенча Екатеринослав шәһәре (бүгенге Днепр) салынган.
1778 елдан Херсон - Яңароссия көньяк-көнбатышында урнашкан чик шәһәре.
1783 елда Кырым Яңароссиягә кушылган.
Яңароссия бердәм губернасы буларак 1764-1775 елларда идарә ителгән.
1796-1802 елларда Павел I идарә иткән чорда Яңароссия губернасы - Николаев, Екатеринослав, Таврия губерналарына бүленгән.
Губерна үзәге башта Кирмәнчектә, 1783 елдан Екатеринослав шәһәрендә урнашкан.
1803 елда Николаев губернасы Херсон губернасына әверелгән.
Яңароссия-Бессарабия генерал-губерналыгы 1873 елга кадәр булган.
Яңароссия - Россия империясе эчендәге күпмилләтле, югары мәдәниятле төбәк булып саналган.
Татарлар, казаклар борынгы шәһәрләре, авыллары, кирмәннәре урынында Днепр, Николаев, Херсон, Елисаветград, Әдис, Тирасполь, Севастополь, Симферополь, Мариуполь шәһәрләре килеп чыкканар.
Октябрь инкыйлабыннан соң Ватандашлар сугышы вакытында Россия империясе вакытлыча таркалган.
1918 елда Яңароссия урынында Әдис Советлар җөмһүрияте, Донецк-Кривой Рог Советлар җөмһүрияте килеп чыкканнар.
1918 елда Ленин җитәкчелегендәге большевиклар хакимияте Яңароссия урынында килеп чыккан җөмһүриятләрне Украина Советлар Җөмһүрияте эченә кертә. Алман һөҗүме нәтиҗәсендә советлар республикалары юк ителә.
1919-1920 елларда Яңароссия өлкәсе торгызыла, башкаласы - Әдис булган.
1920 елда Ленин Яңароссия өлкәсен яңадан Украина эченә керткән.
Совет чорында һәм бәйсез Украина булган дәвердә Яңароссия (Новороссия) төшенчәсе кысрыклап чыгарыла.
2013-2014 елларда булган Украинада сәяси кризистан соң "Яңароссия"-"Новороссия" төшенчәсе федерацияләштерү тарафдарлары тарафыннан актив кулланыла. "Яңароссия"-"Новороссия" төбәге Украинаның Көньяк-Көнчыгышына туры килә.
2014 елның 24 маенда Донецк Халык Җөмһүрияте һәм Луганск Халык Җөмһүрияте Яңароссия бердәм дәүләтенә берләшүен игълан итәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.