From Wikipedia, the free encyclopedia
Йорт татарлары сөйләше — татар теленең урта диалектының әстерхан сөйләшенең ассөйләше (урынчалыгы). Йорт татарларының туган теле.
Йорт татарлары теле | |
Үзисем: |
нугайча, татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Халәт: |
начар хәлдә[d] |
Классификация | |
Төркем: |
|
Кайвакыт аерым тел булып исәпләнеп йорт татар теле дип тә йөртелә. Формалаша башлаган дәвердә йорт татар теле нугай һәм алабугат татар телләренә, әдәби татар теленә караганда, якынрак була. Соңрак әдәби татар теле йогынтысында татар теленә якыная.
Язуы юк. Рәсми рәвештә татар әдәби теленнән файдаланалар. XХ гасыр башына чаклы йорт татарларының иске татар телендә Хаҗитархан шәһәрендә ике мәшһүр газеты чыккан.
Юрт татарлары диалекты | Татар теле | Нугай теле | Рус теле |
---|---|---|---|
алыс | ерак | алыс | далеко |
анау, сул | шул | сол | тот |
ан-як, мон-як | анда-монда | онда-мунда | там и сям |
ашар | ачкыч | ашкыш | ключ |
аяк | касә | аяк | пиала |
мама, әйе | әби, дәү әни | аей | бабушка |
әкилмәгә | алып килергә | аькелув | принести |
әпәй, калач, питар | ипи, икмәк | оьтпек | хлеб |
ни зат? | нәрсә? | не, не зат? | что? |
уга | аңа | ога | ему |
пышмага | кисәргә | кесуьв | пилить, отрезать |
ни зат итә? ни зат итәде? | нишли? | не зат этуьв? | что делает? |
Тел йорт татарлары (әстерхан татарлары) арасында таралган. Телне якынча 12 мең кеше белә дип санала (2008 ел бәяләмәсе).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.