From Wikipedia, the free encyclopedia
Юкка чыгып баручы төрләр (ингл. endangered species) – яшәеше куркыныч астында торган таксономик төр (биология) яки астөр. Табигатьне саклау халыкара оешмасы (МСОП) юкка чыгып баручы төрләр өлешен моңарчы галимнәргә билгеле булган төрләрне 40 процентка тигез дип иссәпли.
Юкка чыгып баручы төрләр | |
Юкка чыгып баручы төрләр Викиҗыентыкта |
1600 елдан башлап, безнең планетада 150 төр җәнлек бөтенләй юкка чыккан. Шуның яртысы соңгы илле елда гына. Һәм барысы да кешеләр гаебе белән. XX гасыр башында хайваннар һәм үсемлекләрне саклау буенча ниндидер чара уйлап табарга кирәк була. Һәм 1948 нче елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Аларның төп максатлары – бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Иң беренче дөньякүләм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне язып алу 1948 елда башлана. Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла.
“Кызыл китап”дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. Кызыл китап 1963 елда дөнья күрә. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый.
1974 елда СССР Кызыл китабы дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплар языла башлый.
Татарстанның Кызыл китабы 1995 елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр теркәлгән. Бу китап битләрендә 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир-су хайваны, 9 төр балык, 3 төр кысласыманнар, өч төр үрмәкүчсыманнар, 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбә турында мәгълүмат, төсле рәсемнәр, төрнең таралу урыннары картасы библиографиясе тупланган һәм аларны саклап калу юллары күрсәтелгән.
МСОП Кызыл китабында үлеп баручы төрләр 9 төркемгә бүленгән:
Юкка чыкканнар арасына 1500 елдан соң юкка чыккан төрләр кертелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.