Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (ШУАР), (уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони, кыт. 新疆维吾尔自治区, ; кыскача Шеңҗан кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
кыт. 新疆维吾尔自治区
уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى
Нигезләнү датасы 1 октябрь 1955
Thumb
Рәсми исем 新疆维吾尔自治区 һәм شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونی‎
Дәүләт  Кытай
Башкала Өремче
Административ-территориаль берәмлек Кытай
Сәгать поясы UTC+08:00
Геомәгълүматлар Data:China/Xinjiang.map
Иң югары ноктасы Чогори[d]
Фирка сәркәтибе Чэнь Цюаньго[d]
Хөкүмәт башлыгы Шөһрәт Закир һәм Эркин Тунияз[d]
Канунбирү органы Xinjiang Uyghur Autonomous Regional People's Congress[d][1]
Халык саны Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Административ бүленеше Өремче, Карамай, Турфан, Комул шәһәре, Санҗи һуэй автономияле бүлгесе, Бөртала маңгул автономияле бүлгесе, Баенгол маңгул автономияле бүлгесе, Кызылсу кыргыз автономияле бүлгесе, Элә казакъ автономияле бүлгесе, Аксу бүлгесе, Кашгар бүлгесе, Хөтән бүлгесе, Тарбагатай бүлгесе, Алтай бүлгесе, Шихэцзы[d], Арал (Китай)[d], Тумшук[d], Уцзяцюй[d], Бэйтунь[d], Темэньгуань[d], Шуанхэ[d], Кокдала[d], Куньюй[d], Хуянхэ[d], Xinxing[d] һәм Baiyang[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 1 379 760 000 000 ¥[2]
Нәрсә белән чиктәш Чиңхәй, Гәнсу, Тибетский автономный район[d], Алтай Республикасы, Ош өлкәсе, Нарын өлкәсе, Эссекүл өлкәсе, Ховд[d] һәм Баян-Улгий[d]
Алыштырган Синьцзян[d]
Кулланылган тел үзәк тибет теле[d], Southern Mongolian[d], кыргыз теле, казакъ теле, уйгыр теле, Сибо теле, Әйну теле, Даур теле, дунсянский язык[d], Эвенк теле, Или төркичәсе, Сарыкүл теле[d], Салар теле һәм тибет теле
Мәйдан 1 664 897,17 км²[3]
Рәсми веб-сайт xinjiang.gov.cn
Thumb
Thumb
Thumb
 Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы Викиҗыентыкта
Ябу

Thumb
Өремче каласы

Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.

Халкы — 21 813 334 человек (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.

Географиясе

Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан.

Климат

Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20…+25 °C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15 °C, иң түбән температура —40 °C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан…тауларда 800 миллметргача.

Гидрография

Эре елгалар: Тарим, Или, Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б.

Тарих

Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.

Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.

7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде. 

Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде. 

Милли составы

Подробнее 2000 елга, Халык ...
2000 елга
ХалыкСаны%ларда
уйгырлар008 345 622000 45,21
кытайлар007 489 919000 40,58
казакълар001 245 0230000 6,74
дуңганнар000 839 8370000 4,55
кыргызлар000 158 7750000 0,86
монголлар һәм калмыклар, дунсян, даурлар000 194 8910000 1,14
«таҗиклар» (сарыколлар һәм ваханнар)0000 39 4930000 0,21
сибо0000 34 5660000 0,19
манҗурлар0000 19 4930000 0,11
туцзя0000 15 7870000 0,086
үзбәкләр0000 12 0960000 0,066
руслар00000 8 9350000 0,048
мяо00000 7 0060000 0,038
тибетлылар00000 6 1530000 0,033
чжуаннар00000 5 6420000 0,031
татарлар00000 4 5010000 0,024
саларлар00000 3 7620000 0,020
Ябу

Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар.

Административ бүленеш

Подробнее #, Исем ...
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының административ бүленеше[4]
Thumb
# Исем[5] Үзәк Уйгырча исем (гарәп имләсе белән)
(латин имләсе белән)
Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
— Аспровинциаль мөхтәри округ
1 Или Казакъ мөхтәри округы Голҗа ئىلى قازاق ئاپتونوم ئوبلاستى
Ili Qazaq Aptonom Oblasti
伊犁哈萨克自治州
Yīlí Hāsàkè Zìzhìzhōu
2,482,627 [a]
— Шәһәр округләре —
2 Өремче
(башкала)
Тәңретаг районы ئۈرۈمچى شەھرى
Ürümchi Shehri
乌鲁木齐市
Wūlǔmùqí Shì
3,110,280
3 Карамай Карамай районы قاراماي شەھرى
Qaramay Shehri
克拉玛依市
Kèlāmǎyī Shì
391,008
округләр —
4 Алтай округы
Или Казакъ мөхтәри округынә карый
Алтай ئالتاي ۋىلايىتى
Altay Wilayiti
阿勒泰地区
Ālètài Dìqū
526,980
5 Тарбагатай округы
Или Казакъ мөхтәри округынә карый
Чөчәк تارباغاتاي ۋىلايىتى
Tarbaghatay Wilayiti
塔城地区
Tǎchéng Dìqū
1,219,212
6 Турпан округы Турпан تۇرپان ۋىلايىتى
Turpan Wilayiti
吐鲁番地区
Tǔlǔfān Dìqū
622,679
7 Кумул округы Кумул قۇمۇل ۋىلايىتى
Qumul Wilayiti
哈密地区
Hāmì Dìqū
572,400
8 Кашгар округы Кашгар قەشقەر ۋىلايىتى
Qeshqer Wilayiti
喀什地区
Kāshí Dìqū
3,979,362
9 Аксу округы Аксу ئاقسۇ ۋىلايىتى
Aqsu Wilayiti
阿克苏地区
Ākèsū Dìqū
2,370,887
10 Хөтән округы Хөтән خوتەن ۋىلايىتى
Xoten Wilayiti
和田地区
Hétián Dìqū
2,014,365
— Мөхтәри округләр —
11 Бөртала Монгол мөхтәри округы Бөртала بۆرتالا موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى
Börtala Mongghul Aptonom Oblasti
博尔塔拉蒙古自治州
Bó'ěrtǎlā Měnggǔ Zìzhìzhōu
443,680
12 Чадҗи Хуэй мөхтәри округы Чаңҗи سانجى خۇيزۇ ئاپتونوم ئوبلاستى
Sanji Xuyzu Aptonom Oblasti
昌吉回族自治州
Chāngjí Huízú Zìzhìzhōu
1,428,592
13 Кызылсу Кыргыз мөхтәри округы Артыш قىزىلسۇ قىرغىز ئاپتونوم ئوبلاستى
Qizilsu Qirghiz Aptonom Oblasti
克孜勒苏柯尔克孜自治州
Kèzīlèsū Kē'ěrkèzī Zìzhìzhōu
525,599
14 Баянгол Монгол мөхтәри округы Корла بايىنغولىن موڭغۇل ئاپتونوم ئوبلاستى
Bayingholin Mongghul Aptonom Oblasti
巴音郭楞蒙古自治州
Bāyīnguōlèng Měnggǔ Zìzhìzhōu
1,078,492
— Өяз дәрәҗәдәге шәһәрләр —
(Шеңҗан җитештерү-төзү корпусы тарафыннан идарә ителәләр)
15 Шихәнзә Шихәнзә شىخەنزە شەھرى
Shixenze Shehri
石河子市
Shíhézǐ Shì
635,582
16 Уҗачу Уҗачу ئۇجاچۇ شەھرى
Wujachu Shehri
五家渠市
Wǔjiāqú Shì
72,613
17 Тумшук Тумшук تۇمشۇق شەھرى
Tumshuq Shehri
图木舒克市
Túmùshūkè Shì
147,465
18 Арал Арал ئارال شەھرى
Aral Shehri
阿拉尔市
Ālā'ěr Shì
166,205
19 Бәйтүн Бәйтүн بەيتۈن شەھىرى
Beatün Shehiri
北屯市
Běitún Shì
76,300
20 Башәгим Башәгим باشئەگىم شەھىرى
Bashegym Shehiri
铁门关市
Tiĕménguān Shì
50,000
21 Кушүгез Кушүгез قوشئۆگۈز شەھىرى
Qoshögüz Shehiri
双河市
Shuānghé Shì
53,800
Ябу

Сәнәгать

Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, тукымачылык сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару.

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.