Хәйдәр Гайнетдинов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов — татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).
Хәйдәр Гайнетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов |
Туган | 27 ноябрь 1952 Татарстанның Зәй районы, Дүрт Мунча авылы |
Үлгән | 23 июль 2000 (47 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь, язучы, тәрҗемәче |
Ул 1952 елның 27 ноябрендә Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1970), бер ел колхозда эшли, аннары, Казанга килеп, 1971—1976 елларда Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1976 елның апреленнән бирле ул матбугат эшендә: «Ялкын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара.
Хәйдәр Гайнетдинов — әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән яңа буын татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика кљндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман») тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.