Ульянов-Ленин урамы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ульянов-Ленин урамы (рус. улица Ульянова-Ленина) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Щербаков тыкрыгыннан башланып, Айвазовский урамы белән киселештә тәмамлана. Маяковский һәм Мөштәри урамнары белән кисешә. Владимир Ленин (Ульянов) (1870-1924) исемен йөртә.