From Wikipedia, the free encyclopedia
Күмерсулар (сахаридлар, углеводлар) — табигый органик матдәләр берләштергән бер зур классның гомум атамасы. Атама "күмер" һәм "су" сүзләреннән төзелгән, чөнки беренче табылган күмерсуларның брутто-формулалары - Cx(H2O)y, формаль рәвештә бу күмер (рус. углерод) һәм су катнашмасы.
Табигатьтә күмерсулар гаять күп, һәм алар кеше тормышында аеруча әһәмиятле роль уйныйлар. Аларның бер төрлеләре, мәсәлән, крахмал, төп азык матдәләреннән санала; икенчеләре (целлюлоза, яки клетчатка) тукыма, кәгазь, ясалма сүс һәм башкалар җитештерү өчен китә.
«Күмерсу» дигән исем бу класстагы кушылмаларның иң беренче өйрәнелгән вәкилләре углерод һәм судан торган кебек күренүдән килеп чыккан, чөнки аларның составы гомуми Cn(H2O)m формуласы белән күрсәтелгән. Хәер, соңга табарак бу формулага туры килмәгән, ләкин башка билгеләре буенча шушы класс матдәләренә керә торган углеводлар да табыла.
Углеводларның иң гадиләреннән берсе булып глюкоза исәпләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.