From Wikipedia, the free encyclopedia
Төркия татарлары — Төркиядә яшәүче милли азчылык. Төрле исәпләүләр буенча Төркиядә 10 меңгә якын татар кешесе яши. Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу качабаларында күбрәк урнашканнар (кара: Акин, Ахмәтчайыры, Ахырлыкую, Балабанкору). Бу авыллар кешеләре Идел буе татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап килә.
Казан белән тугандаш Иске-Шәһәрдә татар общинасы яшәп килә. Октябрь инкыйлабына кадәр күчеп килгән Идел буе татарлары — общинаның төп кешеләре булып тора. Зур булмаган татар җәмгыятьләре Измир, Конья, Бурса шәһәрләрендә бар.
1970 елларда Әнкара шәһәрендә «Казан» татар мәдәни җәмгыяте оештырыла. Бу җәмгыять 100-150 актив әгьзаны берлештерә. Әнкараның абруйлы районында Габдулла Тукай урамындагы ике катлы йорт — җәмгыятьнең милке. Общинага Кытай, Япония, Корея татарлары берләшкән.
Стамбулда «Идел-Урал» общинасы эшләп килә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.