Төрки каганлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Төрки каһанлыгы (Күк төркиләре) — кешелек тарихында иң зур Азия дәүләтләренең берсе. Ашина нәселеннән чыккан хакимнәр нигез салган дәүләт.
Кыска фактлар
𐱅𐰇𐰼𐰜 Төрки каһанлыгы Күк төркиләре | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Суяб | |||
Тел(ләр) | Борынгы төрки (ингл.) | |||
шура | Корылтай | |||
Мәйдан | 6000000 | |||
Идарә итү төре | иртә феодал монархия | |||
Ябу
Мәйданы 13 млн км² тәшкил иткән. VI гасырда, үзенең иң көчле чорында, хәзерге Төньяк-Көнчыгыш Кытай, Монголия, Алтай, Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Төркестан, Казакъстан һәм Төньяк Кавказ җирләрен биләгән. Моннан тыш Төрки каһанлыгына шулай ук Сасанид Ираны, Кытай дәүләтләре Көньяк Җоу, Көньяк Ци ясак түләгәннәр.
576 елда Төрки каһанлыгы Византияне җиңеп, Төньяк Кавказ һәм Кырымны кушып ала.
Каһанлык 552 елда оешкан. 603 елда исә ул ике өлешкә, Көнбатыш Төрки каһанлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыгына бүленә.