Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек From Wikipedia, the free encyclopedia
Түбән Ослан авыл җирлеге (рус. Нижнеуслонское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.
Түбән Ослан авыл җирлеге | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Башкала | Түбән Ослан[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Югары Ослан районы |
Халык саны | 475 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Административ үзәге булып Түбән Ослан авылы тора.
Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[3]
16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар. Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм. 1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.[4]
Түбән Ослан авыл җирлеге 1931 елда Свияжск кантонының административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә оеша, моңа кадәр әлеге җирлек Казан губернасының Свияжск өязе составына кергән, ә 1920 елда – Татарстан Республикасының Свияжск кантоны составына керә.[5]
№ | Торак пункт | Торак пункт төре | Халык саны | Милли составы |
---|---|---|---|---|
1 | Түбән Ослан | авыл, административ үзәк | 469 | руслар |
2 | Воробьевка | авыл | 18 | руслар |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.