Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тукаевлар музей-йорты (рус. Дом-музей семьи Тукаевых) — Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына керә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886—1913) туган авылы Кушлавычта урнашкан һәм шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф мулла Тукаев гаиләсенең көнкүреше белән таныштыра.
Кыска фактлар Тукаевлар музей-йорты, Нигезләү датасы ...
Тукаевлар музей-йорты | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1996 |
Урын | 422017 ТР, Арча районы, Кушлавыч, Тукай ур., 61. |
Директор | Дамир Зиннәтулла улы Абдуллин Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина (филиал мөдире) |
Сайт | Музей сайты |
Тукаевлар музей-йорты Викиҗыентыкта |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Габдулла Тукай музее (мәгънәләр) битенә күчегез.