Тау системасы (рус. горная система) — геоморфологик берәмлек, гомуми генезисы һәм геологик үзгәрешләр тарихы буенча берләшкән тау сыртлары җыелмасы. Тау системасы, Урал таулары кебек, аерым да урнашырга, яки, Зур Кавказ тау системасы кебек, тау иленә берләшергә дә мөмкин. Соңгылары табигатьтә күбрәк очрый.
Үзенчәлеге
Тау системасын, гомумән алганда, тау сыртлары, тау массивлары, таулыклар, ике тау арасы иңкүлекләре, үзәннәр хасил итә.
Бер тау системасы эчендә, кагыйдә буларак, тауларның бер генә төре: я җыерчыклы таулар, я вулкан таулары, я кантарлы (блоклы) таулар гына була ала.
Тау системалары
Тау системасының исеме | Үзатамасы | Озынлык, км | Иң биек ноктасы | Биеклек, м | Кыйтга |
---|---|---|---|---|---|
Анд таулары | исп. Andes | 9000 | Аконкагуа | 6960 | Көньяк Америка |
Кордильерлар | ингл. Cordilleras | 7000 | Денали | 6168 | Төньяк Америка |
Зур субүләр сырт | ингл. Great Dividing Range | 4000 | Косцюшко | 2230 | Австралия |
Трансантарктика таулары | ингл. Transantarctic Mountains | 4000 | Керкпатрик | 4528 | Антарктида |
Кыялы таулар | ингл. Rocky Mountains | 3200 | Элберт | 4399 | Төньяк Америка |
Куньлунь | кыт. 崑崙山 | 2700 | Улугмузтаг | 7723 | Ауразия |
Аппалачлар | ингл. Appalachian Mountains | 2600 | Митчелл | 2037 | Төньяк Америка |
Тянь-Шань | кыт. 天山 | 2500 | Җиңү пигы | 7439 | Ауразия |
Гималайлар | санскр. हिमालय | 2400 | Джомолунгма | 8848 | Ауразия |
Урал таулары | тат. Урал баш. Урал каз. Орал рус. Ура́л | 2100 | Народна | 1895 | Ауразия |
Атлас таулары | гарәп. جبال الأطلس | 2000 | Тубкаль | 4165 | Африка |
Черский тау сырты | рус. Хребет Черского | 1600 | Победа | 3147 | Ауразия |
Карпат таулары | рум. Carpaţi пол. Karpaty словак. Karpaty | 1500 | Герлаховски-Штит | 2655 | Аурупа |
Альп таулары | алман. die Alpen итал. le Alpi фр. les Alpes | 1200 | Монблан | 4807 | Аурупа |
Аждаһа таулары | афр. Drakensberge | 1200 | Табана-Нтленьяна | 3482 | Африка |
Зур Кавказ | рус. Большой Кавказ | 1100 | Эльбрус | 5642 | Ауразия |
Саян таулары | рус. Саяны монг. Соёны нуруу | 1100 | Мунку-Сардик | 3491 | Ауразия |
Һиндукуш | пушту هندوکش урд. ہندوکش | 800 | Тирич-Мир | 7690 | Ауразия |
Каракорым | кыт. 喀喇昆仑山脉 урд. سلسلہ کوہ قراقرم) | 500 | Чогори | 8611 | Ауразия |
Элсуэрт | ингл. Ellsworth Mountains | 360 | Винсон | 4892 | Антарктида |
Алтай таулары | рус. Алтай каз. Алтай таулары кыт. 阿尔泰山脉 монг. Алтайн нуруу | — | Белуха | 4506 | Ауразия |
Памир | таҗ. Помир, кырг. Памир, уйг. پامىر, кыт. 帕米尔 | — | Коңгырт | 7719 | Ауразия |
Фотогалерея
- Алтай. Белуха тавы
Моны да карагыз
Әдәбият
- Горная система. География. Современная иллюстрированная энциклопедия. М.: Росмэн. Под редакцией проф. А. П. Горкина. 2006.(рус.)
Сылтамалар
- Горные системы(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.