From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.
Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.
[Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар.
[Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1] Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты |
Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3] Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе |
Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши.[2][4] Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры |
Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.