From Wikipedia, the free encyclopedia
“Раббыбыз Суринам белән” (нидерландча God zij met ons Suriname) һәм “Күтәрел, ил кешесе” (сранан телендә Opo kondreman) — Суринам Җөмһүриятенең ике телдә башкарыла торган дәүләт гимны исемнәре. Рәсми атамалар — нидерланд һәм сранан телендә язылган куплетларның беренче сүзләре.
Гимнның хәзерге замандагы текстын 1959 елда танылган шагыйрь Трефосса (бу тәхәллүс, үз исеме Һенри Франс де Зил, Henri Frans de Ziel) илнең премьер-министры үтенече буенча язган. Чынбарлыкта ул 1893 елда ук лютеран рухание Корнелис Атсес Һукстра (Cornelis Atses Hoekstra) иҗат иткән һәм 1959 елга кадәр гимн тексты булып торган шигырьне бөтенләй танылмаслык итеп үзгәрткән.
Ә булачак гимнның көен Йоһаннес Корстианус де Пөй (Johannes Corstianus de Puy) 1876 елда ук язган булган. Ләкин де Зил үзе тамырдан төзәтеп язган шигырь өчен башта Йоһаннес Николас Һелстон (Johannes Nicolaas Helstone) иҗат иткән көйне сайлаган булган. Суринамның Нидерланд тарафлы колониаль хакимияте моңа кискен каршы төшкән. Шулай итеп, гимн бүгенгә кадәр де Пөй музыкасына башкарыла: башта нидерланд телендәге текст, аннары сранан телендәге куплет.
Нидерланд телендә: | Тәрҗемәсе |
---|---|
|
|
Сранан (суринам) телендә: | Тәрҗемәсе |
|
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.