![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a6/Hydrographic_basin.svg/langtt-640px-Hydrographic_basin.svg.png&w=640&q=50)
Сулык бассейны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сулык бассейны (шулай ук суҗыяр) — бер сулыкка коючы өслек (кушылдыкларны да исәпләп) һәм туфрак сулары территориясе. Гадәттә елгаларның бассейннары турында сүз алып барыла.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a6/Hydrographic_basin.svg/640px-Hydrographic_basin.svg.png)
Су асты суҗыярының мәйданын билгеләү практик яктан бик катлаулы мәсьәлә булганга күрә, гадәттә, бассейн буларак, су өсте бассейнын гына кабул итәләр. Аерым сулыкларның бассейннары арасында чик субүләр буенча уза.
Бассейннар агымлы һәм агымсыз бассейннарга бүленәләр.