Сузык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сузык аваз - әйтелештә үз юлында киртәләр очратмаган, тавыш белән әйтелүче аваз. Иҗекнең нигезе булып тора. Сузык авзаларны 3 аспект буенча карыйлар: күтәрелеш (телнең вертикаль хәрәкәте), рәт (телнең горизонталь хәрәкәте), иренләшү (иреннең әйтелештә кулланылышы). Иренләшкән сузыкларга [ү], [у], [о], [ө] авазлары карый, калганнары - иренләшмәгән. Озынлыгы буенча чагыштырмача кыска ([о], [ө], [ы], [е]) һәм чагыштырмача озын сузыклар ([а], [ә], [у], [ү], [и), [ō], [ы̄], [ē]) була.
Подробнее Алгы рәт, Арткы рәт ...
Алгы рәт | Арткы рәт |
---|---|
[ә], [ү], [и], [ө], [е],[е](рус теленнән) | [а], [у], [о], [ы], [о] (рус теленнән, киң әйтелә), [ы] (рус теленнән) |
Ябу
Подробнее Югары, Урта ...
Югары | Урта | Түбән | |
---|---|---|---|
Алгы рәт | [ү], [и] | [ө], [е] | [ә] |
Арткы рәт | [у], [ы] (рус теленнән) | [о], [ы] | [а] |
Ябу