From Wikipedia, the free encyclopedia
СБКФ ҮК, Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасенең Үзәк Комитеты (рус. Центральный комитет Коммунистической партии Советского Союза) — СБКФ съездлары арасында аның иң югары органы.
Мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 1918 |
Бетерелгән | 29 август 1991 |
Буйсына | фирка съезды |
Югарыдагы оешма | фирка съезды |
Астындагы оешма |
|
ҮК фирканең эшчәнлеге белән, җирле фирка органнары, фирканең кардрлар сәясәте белән идарә иткән. СБКФ ҮК үзәк дәүләт һәм җәмәгать оешмалары, фирка төркемнәре аша хезмәт ияләре эшен тәртипкә салган; төрле органнарны, тәшкиләтләрне һәм предприятиеләрне булдыру, алар белән идарә итү, ҮК котроле астында эшләгән үзәк гәҗит-журналларның редакцияләрен билгеләү, фирка бюджетын бүлү һәм бюджет башкаруны контрольдә тоту белән шөгыльләнгән.
Коллегиаль җитәкче орган буларак, СБКФ ҮК даими рәвештә пленумнарны уздырылган. Пленумнарда барлык ҮК әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлар катнашкан; кандидатлар киңәшләшү тавышы хокукына ия булганнар.
Пленумнарда ҮК Сәяси бюроны, Сәркәтибәтне, Оештыру бюроны һәм Фирка контроль комиссиясен сайлаган (1934—1990).
СБКФ ҮК Сәяси бюросы ҮК пленумнары арасында аның эше белән идарә иткән иң югары фирка органы булган. Даими орган буларак РК(б)Фнең VII съездыннан эшли башлаган. Иң әһәмиятле сәяси, хуҗалык һәм фирка эче мәсьәләләрне хәл иткән.
7-25 әгъзадан торган. Гадәт буларак, СБКФ ҮК составына түбәндәге вазифаларны биләүче кешеләр кергән:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.