![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e1/LondonSmog.jpg/640px-LondonSmog.jpg&w=640&q=50)
Смог
From Wikipedia, the free encyclopedia
Смог (ингл. smoke — «төтен» һәм fog — «томан» сүзләреннән ясалган) — сәнәгать оешмалары күп тупланган төбәкләрдә, эре шәһәрләрдә һаваның Җир өслегенә якын катының эшханәләрдән чыккан, шулай ук транспортның газлы калдыклары һәм төтен белән пычрануы. Смог төрле климат һәм һава шартларында барлыкка килергә мөмкин. Бигрәк тә җәй көне, эссе вакытта сәламәтлеккә зыянлы.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e1/LondonSmog.jpg/640px-LondonSmog.jpg)
Смог белән интегүче эре шәһәрләр — Лондон, Лос-Анджелес, Мехико, Пекин, Һонконг, Мәскәү, Афина, Алматы, Красноярск һ. б.