From Wikipedia, the free encyclopedia
Сарә Абдуллина, Сарә Нури Абдуллина (кыз фамилиясе Мәмүтказинова, кырымтат. Sare Nuri Abdullina, 1929 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор (1979), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986).
Сарә Абдуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Сарә Нури Абдуллина |
Туган | 18 гыйнвар 1929 (95 яшь) ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Алупка |
Милләт | кырымтатар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | икътисадчы, профессор |
Балалар | улы Рубин (1950), КДК ректоры кызы Гүзәл (1954), пианист |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1986). |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССР Алупка шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Гази Хәбибулла (1864—1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе һәм граф Воронцовның утары (Алупка шәһәрендә) идарәчесе булган.
1944 елның маенда Кырым татарлары сөргене вакытында Идел буена, Мари АССРга сөрелгән.
«Икътисад, планлаштыру, урман тауар алмашуын оештыру» белгечлеге буенча Идел буе урман техникасы институтын (Йошкар-Ола) кызыл дипломга тәмамлаган (1952).
6 фәннәр докторы, 30 фәннәр кандидаты әзерләгән. Сәнәгать оешмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы мәсьәләләре буенча 250 фәнни хезмәт язган. «Минск-22» һәм «Минск-32» ЭВМнарын сәнәгать оешмаларында куллануны кертүче. Казанның сәнәгатен үстерүнең 2005, 2010, 2050 елларга планы авторларының берсе.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.