From Wikipedia, the free encyclopedia
Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) яки леге́нда (лат. legenda — укырга тиешле нәрсә) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят. Могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят.
Риваять | |
Кайда өйрәнелә | storiology[d] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | этиологическая сказка[d] |
Викибирелмәләр күрсәтмәсе | Use 'Mythology' - Q9134 - for stories of Gods and fantastic creatures, 有关上帝和奇特生物的故事,请使用神话(Q9134), Utilisez 'Mythology' - Q9134 - pour des histoires de dieux et de créatures fantastiques һәм Mythologie (WikiData-Objekt Q9134) verwenden, wenn es um Götter, fantastische Wesen, etc. geht. |
Риваять Викиҗыентыкта |
Риваять – фольклорда эпик жанрга караган әсәр. Гарәпчәдән алынган “риваять” атамасы әдәбият белемендә ике мәгънәдә кулланылышта йөри. “Борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп килгән хикәя, тарих” мәгънәсендә ул К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхретдинов, Г.Рәхим, С.Гыйләҗетдинов хезмәтләрендә урын ала. Риваять күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте буларак формалаша. Аларда уйдырмалылык билгеле урын ала, ләкин, әкият, легенда, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, уйдырма, нигездә, реальлеккә якын тора. Әкият, җыр, бәетләрдәге кебек үк, риваятьләрдә дә халык кичергән вакыйгалар турында сөйләнелә, аларга мөнәсәбәт белдерелә, бу юлда фольклор мотивлары һәм образлары файдаланылa.
Риваятьләрдән алар чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи мәгълүматны, чынбарлыкны чагылдыру дәрәҗәсе белән аерыла. Әкияттән аермалы буларак исә, легендаларда нигез булып чыннан да кайчандыр булган хәлләр ята. Риваятьләр кыска булалар, ягъни бер эпизодтан гына торалар. Аларда башлам, бетемнәр кулланылмый диярлек.
Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.
Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.
Гадәттә риваятьләрне түбәндәге төркемнәргә аералар:
Татар риваятьләрен ике төркемгә бүләләр:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.