From Wikipedia, the free encyclopedia
Петр Илья улы Чайковский (25 апрель (7 май) 1840 ел, Воткинск, Нократ губернасы, Россия империясе — 25 октябрь 6 ноябрь 1893 ел, Санкт-Петербург) — рус композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.
Петр Чайковский | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Петр Илья улы Чайковский |
Туу көне | |
Туу урыны |
Воткинск |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
июнь 1859—16 октябрь 1893 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар |
фортепиано[d] |
Жанрлар |
Симфония, опера, балет[d], классик музыка[d] һәм музыка эпохи романтизма[d] |
Бүләкләр | |
IMDb | |
Култамга |
Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе дип санала. 80-нән артык әсәр, шул исәптән ун опера һәм өч балет авторы. Аның концертлары һәм фортепиано өчен башка әсәрләре, җиде симфониясе (алты нумерланган һәм «Манфред» симфониясе), дүрт сюитасы, программалы симфоник музыкасы, «Аккош күле», «Йокыга киткән гүзәл», «Щелкунчик» балетлары дөнья музыкаль мәдәниятенә гаҗәеп әһәмиятле кертем булып торалар.
1840 елның 25 апрелендә бүгенге Воткинск шәһәрендә туган. Аның атасы - Илья Петр улы Чайковский — Россиянең танылган инженеры, Петр Федор улы Чайканың баласы. Петр Чайковскийның бабасы Петр Чайка Полтава янындагы авылда туа, соңрак фамилиясен үзгәртә. Петр Илья улы Чайковский гаиләдә икенче бала булып туа: аның абые, Николай, сеңелесе Александра белән Ипполит булган, шулай ук гаиләдә ике игезәк - Анатолий белән Модест булганнар.
Петрның ата-аналары музыка яратканнар. Анасы фортепиано уйнаган, җырлаган, өйдә механик орган - оркестрина урынлашкан иде. Гаилә Воткинскта яшәгәндә, Петр кайвакыт эшче крестьяннар җырларын ишеткән.
1849 елда Петр Илья улы Чайковский Алапай шәһәренә, ә 1850 — Санкт-Петербургга күчә. Ул Император хокук белеме училищесенә керә. Чайковский, керү яше - 12 ел булмауына сәбәпле, 2 ел пансионда, йорттан 1300 километрдан яши. 1852 елда, ахырда училищегә керүеннән соң, Петр музыка белән җитди әвәрә итеп, начар түгел пианист һәм импровизатор танылган иде, ә 16 тулгач, Луиджи Пиччолида укуды, ләкин соңрак Рудольф Кюндингерда укып башлады.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.