From Wikipedia, the free encyclopedia
Порт-Луи́ (Француз телендә: Port-Louis; Пор-Луи дип атала [pɔʁlwi]) — Маврикийның иң эре шәһәре, төп порты һәм башкаласы. Һинд Океаны буенда урнашкан.
Порт-Луи | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1735 |
---|---|
Рәсми исем | Port-Louis һәм Port Louis |
... хөрмәтенә аталган | Людовик XV[d] |
Демоним | Portlouisien[1], Port-louisien[1], Portlouisienne[1] һәм Port-louisienne[1] |
Дәүләт | Маврикий[2][3] |
Нәрсәнең башкаласы | Маврикий һәм Иль-де-Франс (Маврикий)[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Порт-Луи[d][3] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Һинд океаны |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Маврикий[d] |
Геомәгълүматлар | Data:Mauritius/Port Louis city.map |
Халык саны | 149 194 (2012)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 134 метр |
Кардәш шәһәр | Karaçi, Җайпур һәм Сен-Мало |
Мәйдан | 46 700 000 квадрат метр |
Порт-Луи Викиҗыентыкта |
Халык саны 156 720 кеше. (2010 ел бәяләмәсе буенча)[5].
1635 елдан бирле шәһәр порт буларак мәгълүм булган. В 1735 елда французлар аны Маврикийның административ үзәге иткәннәр һәм ул Яхшы Өмет борынына баручы француз кораблары өчен әһәмиятле тәэмин итү портына әверелгән. Шәһәр "Порт-Луи" исемен Франция патшасы Людовик XV хөрмәтенә алган. Шәһәрнең беренче губернаторы булып француз дингезчесе Бертран Франсуа Маэ де Лабурдонне булган.
Бөтен Маврикий кебек үк, Порт-Луи тропик климатына ия. Яңгырлар фасылы - декабрьдән апрельгә кадәр. Шәһәрдә ел буена зур температуралар аермасы була, июньнән октябрьгә кадәр 19-20 °C диапазонында тирбәлүче урта дәрәҗәләрдән, яңгырлырлы чорда термометр баганасы 30 °C-дан югарырак күтәрелә.
Порт-Луи климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 35 | 33 | 32 | 31 | 29 | 28 | 27 | 27 | 28 | 31 | 33 | 35 | 35 |
Уртача максимум, °C | 31,4 | 31,5 | 30,7 | 29,3 | 27,6 | 26,7 | 26,8 | 27,7 | 28,8 | 30,2 | 31,1 | 29,4 | |
Уртача минимум, °C | 24,1 | 24,0 | 23,8 | 23,0 | 21,5 | 19,9 | 19,3 | 19,1 | 19,4 | 20,4 | 21,8 | 23,2 | |
Абсолют минимум, °C | 17,0 | 18 | 17 | 14 | 13 | 11 | 11 | 10 | 11 | 13 | 14 | 17 | 10 |
Явым-төшем нормасы, мм | 131 | 160 | 83 | 87 | 48 | 24 | 18 | 19 | 17 | 15 | 24 | 85 | |
Чыганак: World Weather |
Унтугызынчы гасыр башында Сент-Винсенттан Жан-Батист Бори Порт-Луи урамында күп үсемлекләр булуын билгеләп үткән, шулар арасында Achyranthes aspera, Amaranthus blitum, Amaranthus spinosus,Andropogon contortum, Boerhavia diffusa, Boerhavia erecta, Cassia foetida, Cleome pentaphylla, Cynosurus indicus. Шуңа өстәп утрауда Мексика аргемоны натурализацияләнгән булган, ә йортның төп урамнарына кара агач утыртылган булган.
Натуралист шулай ук Порт-Луида Cassia fistula булуы турында язган, аны урамнарда һәм өй яннарында утыртканнар.
Шәһәр халкы күбесенчә Һиндстаннан XIX гасырда килгән эшчеләр токымыннан тора. Моннан элек утрауда Британиялеләр һәм Французлар тарафыннан XVIII гасырда кертелгән коллар яшәгән. Утрау халкының 75 процентыннан артыгы катнаш килеп чыгышлы һиндлеләр тәшкил итә: Һиндлеләр, Кытайлар, Африканнар һәм Аурупалылар.
Шәһәрдә университет һәм берничә музей бар. Шулай ук Вишну Кчетре Мандир, Шри Җаган Натх Кчетра Мандир, Уманатх Мандир, Хануман Мандир һәм Шив Сагар Мандир бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.