From Wikipedia, the free encyclopedia
Пиана — Русиянең Европа өлешендә, тулысы белән диярлек Түбән Новгород өлкәсе җиреннән, аз өлеше Мордовиядә ага торган елга. Сура елгасының сул кушылдыгы. Су озынлыгы 436 км, бассейн мәйданы 8060 км². Су башыннан тамагына кадәр 60 кына км. Уртача еллык су чыгымы — 25 м³/с. Бик борылмалы; бассейнында рельеф карст формасы. Түбән өлешендә кораблар узу өчен уңайлы.
География | |
---|---|
АТБ | Нижгар өлкәсе, Мордовия |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°23'24"тн, 45°33'0"кнч, 55°4'31"тн, 45°49'58"кнч, 55°39'54"тн, 45°55'7"кнч |
РДСР | 08010500412110000039357 |
Tarddiad | Идел буе калкулыгы |
Нинди сулыкка коя | Сыры |
Бассейн мәйданы | 8060 км² |
Озынлык | 436 километр |
Су чыгымы | 25 м³/с |
Башы Сеченово районында, күрше Пилнә районында Сура елгасына суын коя.
Пиана елгасы су юлы зур җәя тәшкил итә. Елга ярты ягымын узып, кире якка юнәлә. Бу күренеш «водный перехват» дип атала. Элекке замада Пиана урынында ике елга була. Төньяк Сура елгасына койган, ә көньяк өлеше Вадок елгасы буенча Теша елгасына койган. Шул ике елганың субүләре бик тар була һәм әкренләр җимерелеп төшә. Нәтиҗәдә көньяк елга суы агымын үзгәртә һәм төньяк елгага кушыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.