Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» - Габдулла Тукайның 1908 елда язылып, шул ук елда аерым китап булып чыккан сатирик поэмасы. Әсәр «Кисекбаш» дини поэмасына охшатып язылган.
Поэма 1908 елда языла, һәм шул елның 14 октябрь көнендә Тукай аны Казандагы Купеческий собрание залында халык алдында укый. Шул кичәдә катнашкан Фатих Әмирхан «Әл-ислах» газетасында язган рецензиясендә болай ди:
Тукаев әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәсендә укыганда халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйча, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде... Вакыйган дә, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафикъ чыкканыдыр... Тукаев бу әсәрен һәм «Яшендә» көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады. вакыйган дә – чыннан да
мөкәммәл – камил, яхшы эшләнгән максудына муафикъ – куйган максатына җавап бирерлек. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.