![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/1/1b/%25D0%25A5%25D0%25B0%25D0%25BD%25D1%258B%25D0%25BC_%25D0%25BC%25D3%25A9%25D0%25BD%25D3%2599%25D2%2597%25D3%2599%25D1%2582_%25D3%2599%25D0%25B9%25D1%2582%25D3%2599.webp/640px-%25D0%25A5%25D0%25B0%25D0%25BD%25D1%258B%25D0%25BC_%25D0%25BC%25D3%25A9%25D0%25BD%25D3%2599%25D2%2597%25D3%2599%25D1%2582_%25D3%2599%25D0%25B9%25D1%2582%25D3%2599.webp.png&w=640&q=50)
Мөнәҗәт
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мөнәҗәт (гарәп. مناجاة, "ярлыкауны сорап", "ялвару", "үз-үзең белән сөйләшү") — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини-интим эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.
Кыска фактлар Мөнәҗәт, Юнәлеш: ...
Мөнәҗәт | |
---|---|
![]() | |
Юнәлеш: | Казан ханлыгы элитар музыкасы, фольклор |
Чыганаклары: | Мәҗүси йолалар, Ислам мәдәнияте |
Башлану вакыты һәм урыны: | X гасыр гомумтөрки әдәбият |
Чәчәк ату чоры: | XV-XVI йөзләр |
Асжанрлар: | сыктау |
Тугандаш: | бәет, робагый, иляһи, газәл, зикер, касыйда |
Ябу
Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог.