спортчы (йөгерү), тренер, педагог From Wikipedia, the free encyclopedia
Миңневасыйк Абдуллин, Миңневасик Гатаулла улы Абдуллин (1946 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Рәтамак) – ветеран спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, доцент, СССР спорт мастеры (1977), Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1999), җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР, алты тапкыр Россия чемпионы.
Миңневасыйк Абдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Миңневасыйк[1] Гатаулла улы Абдуллин |
Туган | 14 февраль 1946 (78 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Рәтамак |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | спортчы (йөгерү), тренер, педагог |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1999) |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] |
Сайт | Миннивасик Абдуллин. OK.RU |
1946 елның 14 февралендә Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. 1977 елда Ленин һәм Кызыл Байрак орденлы П. Ф. Лесгафт исемендәге дәүләт физик культура институтын тәмамлаган.
1991 елдан – М. Акмулла исемендәге БДПУда укыту эшендә, доцент, 2001 елдан — физик культура кафедрасы мөдире, БДПУ Гыйльми советы әгъзасы, җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы җыелма командасы консультанты.
Хәзерге вакытта Кырмыскалы районында яши[2].
Һөнәри спорт белән 1970-еллардан Уфада Гастелло исемендәге спорт клубында шөгыльләнә башлаган. 1970 елда спорт мастерлыгына кандидат, бер елдан — спорт мастеры нормасын үти (исем 1977 елда бирелә).
Тбилисидә «Правда» газетасы призына ел саен үткәрелә торган массакүләм җиңел атлетика кроссында Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе хезмәткәре буларак чыгыш ясап, җиңү яулаган[3].
1974-1977 елларда җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы әгъзасы.
Йөгерүче үзенең спорт карьерасында экватор озынлыгыннан 1,5 тапкыр озынрак дистанцияне узган.
Башкорт АССРның дүрт рекордын куйган: 1000, 1500, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә җиңүче. 3 километрлы дистанциядәге рекордны – 7 минут 51,2 секунд – 49 ел беркем дә җиңә алмый.
«Гастелло» спорт клубында тренер булганда, биш спорт мастеры һәм сигез спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләгән. Башкорт дәүләт педагогика институтында 12 ел эшләү дәверендә йөзләгән квалификацияле физкультура укытучысы әзерләгән [4].
Һәр ел саен Ярмәкәйдә районда бик популяр булган чара – «Сәламәтлек йөгереше» (Забег здоровья) үткәрә [5][6]
Физик тәрбия проблемалары буенча 60 тан артык фәнни хезмәт авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.