![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fe/Karte_Mesopotamien.png/640px-Karte_Mesopotamien.png&w=640&q=50)
Месопотамия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Месопота́мия (бор. грек. Μεσοποταμία; гарәп. بین النهرین [bayn-un-nahrayn], арам. ܒܝܬ ܢܗܪܝܢ, әрм. Միջագետք [Mijagetq], көрд. مەزۆپۆتامیا, лат. Mesopotamia, төр. Mezopotamya; бор. грек. μέσος – «урта» сүзенә + ποταμός – «елга» сүзе ялганып ясалган сүз; Икесу), – Тигр (Диҗлә) һәм Евфрат (Форат) елгалары урта һәм түбән өлеш үзәнлегендә урнашкан, көньякта Фарсы култыгы, төньякта әрмәннәр таулыклары белән чикләнгән өлкә. Дөнья цивилизациясе «бишек»ләренең берсе дип санала.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fe/Karte_Mesopotamien.png/640px-Karte_Mesopotamien.png)
Тигр һәм Евфрат елгалары үзәнлегендә халык, Мисырдагы шикелле үк, бик күптәннән тора башлаган. Бу үзәнлек Икесу дип, яки Месопотамия (ягъни ике елга арасындагы үзәнлек) дип атала. Иң борынгы дәүләтләр Фарсы култыгы янәшәсендәге Икесу өлкәсенең көньяк өлешендә төзелгәннәр.