Лачын кошлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Лачын кошлар (лат. Falconidae) — лачынсыманнар отрядыннан кошларының гаиләлеге. 11 ыруг һәм якынча 60 төрне эченә ала. 15 см дан алып 66 см га кадәр зурлыктагы кошлар. Өске томшыгының очында теш бар. Киң таралганнар. Күбесенчә ачыклыкта яшиләр. Ояларын агачларда, җирдә, кыяларда коралар. Җәнлекләр белән тукланалар. Татарстанда 7 төр очрый. Барысы да диярлек сирәк очрый торган кошлар, Кызыл китапка кертелгәннәр.