From Wikipedia, the free encyclopedia
Кәрим Кажимкан улы Мәсимов[1] (каз. Кәрім Қажымқанұлы Мәсімов; 1965 елның 15 июне, Целиноград, Казакъ ССР, ССРБ) — Казахстан дәүләт эшлеклесе, хокукчы. Казакъстан Республикасы Милли иминлек комитеты рәисе (2016 елның 8 сентябреннән)[2].
Кәрим Мәсимов | |
---|---|
Туган телдә исем | каз. Кәрім Қажымқанұлы Мәсімов |
Туган | 15 июнь 1965 (59 яшь) Астана, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Казакъстан |
Әлма-матер | Русия халыклар дуслыгы университеты, Университет Нархоз[d], Уханьский университет[d], Пекинский университет языка и культуры[d], Колумбия үнивирситите һәм Московский государственный университет технологий и управления[d] |
Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
Сәяси фирка | Нур Ватан[d] |
Хәрби дәрәҗә | генерал-майор[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Ике тапкыр Казакъстан премьер-министры (2007—2012, 2014—2016), Казакъстан президенты администрациясе җитәкчесе (2012—2014), милли иминлек генерал-лейтенанты[3].
Кәрим Мәсимов 1965 елның 15 июнендә Казакъ ССРның Целиноград шәһәрендә туа. Милләте буенча уйгыр. Аның әтисе, Кажимкан Касыйм улы Мәсимов төрле идарә вазыйфаларында эшләгән, моннан тыш, «Казакъстанның милли агросәнәгать палатасы» һәм Казакъстанның йога ассоциациясе иҗтимагый оешмаларында президент була[4]. Әнисе — Элеонора Кәрим кызы Ажибәкова[5].
1982 елда Алматы шәһәрендә Республика физика-математика мәктәп-интернатын тәмамлый.
1985—1988 Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетын (гарәп теле), аннары Т. Рыскулов исемендәге Казакъ икътисад университетын, Казакъ дәүләт идарә академиясен тәмамлый.
1988—1989 елларда Ханбалык телләр институтында кытай телен өйрәнә, Үһән юридик университетында (1989—1991) һәм Колумбия университетында (АКШ) стажировка уза. 1998 елда Казакъ дәүләт идарә академиясе аспирантурасын, ә 1999 елда Мәскәү дәүләт технология академиясе докторантурасын тәмамлый. Шул ук елда «Казакъстан Республикасы сәнәгатен формалаштыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары (теория һәм практика)» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.
1991 елда Казакъстан Хезмәт министрлыгының бүлек башлыгы була. 1992—1995 елларда Кытайда һәм Һоң Коңда Казакъстан коммерция структураларында эшли. 1995—1997 елларда «Алматы сәүдә-финанс банкы» идарәсе рәисе. 1996 елда «Туранбанк» идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы, 1997 елдан «Казакъстан халык саклык банкы» идарәсе рәисе.
2000 елда Казакъстанның Транспорт һәм коммуникацияләр министры итеп билгеләнә. 2001—2003 елларда Казакъстан Премьер-министры урынбасары. 2003—2006 елларда Казакъстан Президенты ярдәмчесе. 2006 елдан Казакъстан Премьер-министры урынбасары (бер үк вакытта 2006 елның апреленнән октябрь аена кадәр икътисад һәм бюджет планлаштыру министры булып эшли). 2007—2012 елларда Казакъстан Премьер-министры. 2012 елдан 2014 елга кадәр Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе. 2014 елның 21 гыйнварыннан Казакъстан Дәүләт Секретаре вазыйфаларын башкаручы.
2014 елның 2 апреленнән Казакъстан Премьер-министры[6]. 2015 елның 26 апрелендә вакытыннан алда президент сайлауларын уздырганнан соң, 29 апрельдә яңадан Казакъстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнә[7]. 2016 елның 8 сентябреннән — Казакъстан Республикасы Милли иминлек комитеты рәисе[8].
Халыкара хокук буенча белгеч, икътисадчы. Икътисад фәннәре докторы. Уйгыр, казакъ, рус, инглиз, кытай һәм гарәп телләрен белә.
Кәрим Мәсимов спорт белән актив шөгыльләнә: тау һәм йөгерү чаңгылары, альпинизм һәм гольф[9].
Казакъстан Республикасының тай боксы федерациясе президенты, Бөтендөнья муай тай ассоциациясе (WMC) Вице-президенты, Азия муай-тай Федерациясе (FAMA) президенты[10], Халыкара муай-тай Федерациясе (IFMA) вице-президенты[11], Казакъстан милли географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе булып тора[12].
Өйләнгән. Хатыны Мәсимова (Машурова) Диләрәм Азат кызы белән өч бала үстерәләр[13].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.