From Wikipedia, the free encyclopedia
Кабан дуңгызы (лат. Sus scrofa), дуңгызлар семьялыгыннан күшәми торган партояклы имезүче хайван. Евразия һәм Төньяк Африкада таралган, Америкада климатлаштырылган. Йорт дуңгызының нәсел башы.
Кабан дуңгызы | |
Кыскача исем | S. scrofa |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Sus scrofa L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | төр[1][2][3] |
Югарырак таксон | кабаны[d][1][2] |
Таксонның халык атамасы | Wild Boar[4][5] |
Таксон синонимы | S. nicobaricus[d][6] |
Макималь гомер озынлыгы | 27 ел[7] |
Йөклелек чоры | 121 ± 10 тәүлек[8] |
Нәрсәнең чыганагы | wild boar meat[d], haunch of wild boar[d] һәм boar's skin[d] |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][9] |
...өчен инвазион төр | Австралия[10][11] һәм Австралия[12] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule | Schedule III of Wildlife Protection Act, 1972[d][13] |
Тәүлек циклы | көндез актив[d][14] |
Таксон ареалы | Бразилия, Гуандун[d][15] һәм Көньяк Кытай таулары[d][16] |
Ссылка на авторов таксона | Linnaeus, 1758[17] |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Sus_scrofa[18] |
Кабан дуңгызы Викиҗыентыкта |
Эре хайван: ана затларның озынлыгы 1,7 м, ата затларның 2 м тирәсе, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ана затларның авырлыгы 150 кг га, аталарның 250–300 кг га җитә. Башы зур, чөйсыман озынча, күзләре кечкенә, батынкы. Кискеч тешләре алга, өске һәм аскы казналыкның казык тешләре өскә һәм ян-якка юнәлгән. Кабан дуңгызының тешләре гомер буе үсә, зур ата затларда (ата кабаннарда) 8–10 см озынлыкка җитә. Олы хайваннар куе сорыдан көрән яки кара төскә кадәр.
4 айга кадәр балаларының ян-ягында аксыл саргылт төстәге буй сызыклар була. 3–10 арлап (кайвакыт берничә дистә), көтү булып яшиләр. Көтүдәге аерым затлар һәм аерым көтүләр арасында билгеле бер иерархия мөнәсәбәтләре урнашкан. Җенси активлык чоры ноябрь–гыйнварда. Буазлык чоры якынча 115 көн. Гадәттә, 4–5 (кайвакыт 12 гә кадәр) бала китерә. Балалары тиз үсә, җәй ахырына аларның авырлыгы 20 кг һәм күбрәк тә була, кышка кадәр аналары белән яшиләр. Җенси яктан ана затлар 8–10 айлык вакытта, ата затлар яшәешенең 2 нче елында җитлегә. 10–12 (сирәк кенә 20) ел яши.
Төрле азык белән туклана. Туклануында үсемлекләр өстенлек итә: үсемлек тамырлары һәм бүлбеләре, үлән, имән чикләвеге, чикләвекләр, агач һәм куак җимешләре. Хайван азыгын яңгыр суалчаннары, туфрак бөҗәкләре һәм аларның личинкалары, төче су һәм җир өсте моллюсклары, тычкансыман кимерүчеләр, кош йомыркалары һәм балалары, бака, кәлтә, еланнар, кайвакыт үләксәләр тәшкил итә. Кышын кипкән үлән, агач кайрысы һәм ботаклары, агач гөмбәләре, кырда калган иген уңышы белән туклана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.