Кыйссаи Йосыф
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Кыйссаи Йосыф» (قصّۀ یوسف) (халыкта Йосыф китабы дип йөртелә) — XIII гасырның беренче яртысында Кол Гали тарафыннан кыйсса жанрында иҗат ителгән поэма. Татар әдәбиятының борынгы ядкяре. Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр.
Әсәр Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнгән. Поэмада әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләр киң яктыртылуны таба.